Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Программа - һәр авылга

2015 елга кадәр район авылларында 7 модульле ФАП барлыкка киләчәк. Агымдагы елда шуның беренчесе Иске Казиле авылына монтажланачак.

-Республикада "Беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү" программасы эшли башлады,-ди үзәк дәваханә баш табибы Ильяс Миңневәлиев. -Нәкъ менә шушы программа нәтиҗәсендә авыруларны кабул итү бүлегенә (рәсемдә) масштаблы реконструкция үткәрелде. Район җитәкчелегенең ярдәме белән поликлиникага сыйфатлы ремонт ясалды. Шушы көннәрдә төзүчеләр стационарның беренче һәм икенче катын ремонтлауга керешәчәк.
Авыллардагы ФАПларны ремонтлау да модернизацияләүнең әһәмиятле этабы. Җиде фельдшер-акушерлык пункты өчен 100әр мең сум акча бүлеп бирелде. Аларның барысында да электр җиһазлары алыштырылды, дүртесенә яңа тәрәзәләр куелды һәм җылыту системасы үткәрелде. Бу эшләр Кече Карамал, Чаллы, Көрәле, Шәпкә, Даныш, Келәнче авылларында башкарылды. Осинникида ФАПны урнаштыру мәсьәләсе хәл ителгәннән соң, бинага ремонт ясалачак.
Иске Казиле авылында модульле бина кую өчен барлык формаль мәсьәләләр- җир участогын рәсмиләштерү хәл ителде, җитештерүче белән модульле бина сатып алуга һәм подрядчы белән аны монтажлауга килешүгә кул куелды. Агымдагы елдан Красновидовода ФАП урта мәктәпкә урнашты. Биредә Министрлар Кабинеты бүлеп бирелгән бинаны ремонтлау өчен 500 мең сум, җиһазлар алуга 180 мең сум акча бирде.
Көзгә Сөйкидәге амбулаториягә дә күптән көтелгән ремонт ясалачак. Искергән, әмма әлегә нык торучы медицина учреждениесенең түбәсе, фасады һәм эчке ягы ремонтланачак. Бу максатларда республика программасы буенча 2 млн.сум акча бүлеп бирелгән.
Бу программа 2015 елга кадәр исәпләнгән. Шуның нигезендә, ФАПларның яңа модульле биналары районның 6 торак пунктына куелачак, бу медицина хезмәткәрләренә халыкка сыйфатлы беренчел ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк,-дип сүзен йомгаклады Ильяс Илдус улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев