Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ныклы адым белән барырга

Райондагы иң зур предприятиеләрнең берсе - "Кама Тамагы"ААҖ гипс руднигы эшчәнлеге йомгаклары турында аның җитәкчесе Сергей Алешин белән сөйләштек.

2004 елдан башлап гипс чыгару күләменең үсеше бүгенге көнгә сиксәненче еллар ахырындагы рекордлы күрсәткечкә җитәргә мөмкинлек бирде, ул вакытта рудникта елына 700 мең тоннадан артык гипс ташы чыгарылды ( 1989 елда 713 мең тонна гипс ташы чыгарылган).

2010 елда 493 мең тонна гипс ташы чыгарылган, агымдагы елда исә еллык план 650 мең тонна үтәлгән инде, ел ахырына кадәр 680 мең тоннага җиткерергә планлаштыралар.

Предприятие җитәкчесе билгеләп үткәнчә, алар җитештерү күләмен күптән 600 тоннага җиткерергә хыялланган. Сергей Алексеевич сүзләренә караганда, производство линиясен техник яңарту нәтиҗәсендә шундый күрсәткечләргә ирешкәннәр: 44 млн сумга яңа төягеч, заманча бораулау җайланмасы, өч Камаз машинасы сатып алганнар. Предприятиенең эш графигына үзгәрешләр кертелгән, алар алты көнлек эш атнасына күчкәннәр. Таш чыгаруның технологиясенә дә үзгәрешләр кертелгән.

Ел йомгаклары буенча гипс ташы озату күләме 615 мең тонна тәшкил итә (2010 елда 530 мең тонна). Сергей Алексеевич сүзләренә караганда, агымдагы елда чималга заявкалар күп булган, предприятиенең көчәйтелгән режимда эшләве алар ихтыяҗын канәгатьләндерергә һәм барлык килешүләрне дә үтәргә мөмкинлек бирде. Аракчинодагы "Цемент заводы" ААҖ ( аларга 150 мең тонна гипс ташы озатылган), "Евроцемент" ААҖ (155 мең тонна), "Вольск цемент" ААҖ (73 мең тонна, 2010 ел белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк), "Гипсобетон" ААҖ (94 мең тонна) бүгенге көндә иң зур партнерлар булып тора. Быел предприятие яңа кулланучыларга да чимал озатты, алар: Волгоград шәһәренә "Сибряков-цемент", Мәскәүдән "Волма- Воскресник".

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгеннән үк предприятие кулланучылардан 2012 елга 770 мең тонна гипс ташына заявка алды.

Предприятиенең финанс эшчәнлегенә килсәк, җитештерү күләмен сизелерлек арттыру предприятиегә өченче ел инде кредитлардан файдаланмыйча, алган табышны производство линиясен яңартуга тотарга, иң мөһиме - хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек бирә. Бер ел эчендә предприятиедә хезмәт хакы күләме 6 мең сумга артты һәм 16 мең сумнан 22 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Яңа техника сатып алу, технологик яңалыклар кертү нәтиҗәсендә гипс ташының үзкыйммәте 204 сумнан 194 сумга калды. Нәтиҗәдә гипс ташы сатудан керем 50 млн. сумга артты.

2012 елда предприятие гипс чыгаруны 700 мең тоннага, аннан соңгы өч елда 1 млн. тоннага җиткерергә планлаштыра. Шулай ук икенче линияне дә яңартырга уйлыйлар.

Предприятие кадрлар мәсьәләсен дә хәл итәргә уйлый, белгечләр югары уку йортларында белем алачак.

Нык, сәламәт, рентабельле, конкурентка сәләтле предприятие - бүгенге көндә "Кама Тамагы гипс руднигы"н шулай характерларга мөмкин.

Рәсемдә: кырык ел хезмәт стажы, шул исәптән 18 ел җир астынада эшләгән, булуга карамастан, ветеран Николай Сергеевка да җәмгыятьнең техник директоры Альберт Мөбәрәкшин инструктажы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X