Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөнәсәбәтләрне үстерү максатында...

Узган пәнҗешәмбедә районда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиевның эшмәкәрләр белән киңәйтелгән очрашуы булды, анда ТР эшмәкәрләр хокукын яклау буенча президент каршындагы уполномоченный Тимур Нагуманов, ТР урта һәм кече бизнес предприятиеләре ассоциациясе Президенты Хәйдәр Хәлиуллин, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев, ТР прокуратурасы эшмәкәрлек бүлеге җитәкчесе Марат Шараев катнашты....

Узган пәнҗешәмбедә районда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиевның эшмәкәрләр белән киңәйтелгән очрашуы булды, анда ТР эшмәкәрләр хокукын яклау буенча президент каршындагы уполномоченный Тимур Нагуманов, ТР урта һәм кече бизнес предприятиеләре ассоциациясе Президенты Хәйдәр Хәлиуллин, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев, ТР прокуратурасы эшмәкәрлек бүлеге җитәкчесе Марат Шараев катнашты.
Мондый җыелыш үткәрүнең сәбәбе- "Бизнес-Онлайн" интернет газетасында басылган "Президентка ачык хат".
Очрашуны МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов ачты. Ул билгеләп үткәнчә, район җитәкчелеге хатны детальләп өйрәнде һәм аңа имза куйган эшмәкәрләр белән очрашты. "Бүгенге очрашуыбызның төп сәбәбе - райондагы 76 эшмәкәр имзасы куелган ТР Президентына ачык хат. Бу мөрәҗәгатьне бер төркем кешеләр язган, җитәкчеләре 10 ел эшмәкәр булып эшли, ә соңгы вакытта депутат булып та сайланды. Аның эшчәнлеге райондагы хәлне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән. Хатта район җитәкчелеге эшмәкәрлекне үстерүгә каршы чыгуда, коррупциядә гаепләнә. Шунысын әйтергә кирәк, хатта язылган фактлар дөрес түгел, яисә уйлап чыгарылган",-диде Илдар Феликс улы.
Тимур Нагуманов башкарма комитет җитәкчесе чыгышын тыңлаганнан соң эшмәкәрләр һәм җирле хакимият органнары арасында әйтеп бетерелмәгән сүзләр булуын билгеләде. "Нигезсез гаризаларны без карамыйбыз, без бары тик фактлар белән генә эшлибез. Бүгенге көндә безгә документлар белән беркетелгән 26 мөрәҗәгать керде. Алар барысы да эзлекле өйрәнеләчәк, шуннан соң гына нәтиҗәләр ясалачак".
Очрашу вакытында фикер алышулар көчле бәхәс тудырды. Чыгыш ясау өчен 16 кеше язылды. Аларның барысы да регламентны саклады дип әйтеп булмый, күпләрнең чыгышы алкышларга күмелде, ә кайберләре канәгатьсезлек тудырды. Эшмәкәр Валерий Сенчуговны ике елга якын эшмәкәрлекне үстерү буенча координация советы җыелмау борчый. "Прокурор эшмәкәрләр белән очрашуны игътибарсыз калдыра. Туризмны үстерү өчен җир участоклары алып булмый. Районга туризмны үстерү буенча килгән австриялеләр белән очрашуга бер генә эшмәкәрне дә чакырмадылар", - диде ул. Сүз уңаеннан, австриялеләрне районга түгел, республика чакырган. Районнарга алар Татарстанда туризмны үстерүнең максатлы программасын чагыштыру өчен табигать һәм архитектура казанышлары белән визуаль танышу максатында барды.
Константин Фадеев эшмәкәрләргә басым ясалган дип саный, чөнки алар үз имзаларыннан баш тарткан. "Районда җир участокларын бирүгә тендерлар үткәрелми. Төзелеш эшләрен башкаруда конкурста берүк кешеләр ота". Наил Сиразаев 2012 елда 83 эшмәкәр, 2013 елда тагын 53нең үз эшләрен ябуларын хәбәр итте.
"Моның сәбәбе фондларга түләүләрнең артуы гына түгел, эшмәкәрләрнең эшләве өчен районда уңай шартлар булдырылмый дип саныйм. 26 мөрәҗәгать җирле хакимият һәм бизнесның үзара эшли алмавында җитди факт. Райондагы кешеләр ике лагерьга бүленгән: үзләренеке һәм ятлар".
Рим Хөснетдиновны район өчен берни эшләмәүчеләрнең район җитәкчелеге эшен тәнкыйтьләве ачуын китерә. "Уют+"ОООда 80 эш урыны булдырылган, аларның барысы лаеклы хезмәт хакы ала. Салымнар төрендә генә без район бюджетына 2 млн.сумга якын акча күчерәбез".
"Кама"ОООда 30 кеше эшли, хезмәт хакы фонды 500 мең сум. Мин моны эшебезнең җитди күрсәткече дип саныйм,-диде Рамил Галимов. -Барлык эшләре дә яхшы баручылар гына кемне дә булса тәнкыйтли ала дип уйлыйм".
(Дәвамы 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
«Район башлыгы булып эшләгәндә эшмәкәрләр арасында иң активы буларак Валерий Сенчуговны аерган идем, - диде Миндил Шәмсетдинов.- Кама Тамагы үзәгендә кибет төзелеше өчен җир участогын нәкъ менә аңа бүлеп бирдем. Бизнес эше башлап җибәргәндә Сенчуговка җитди ярдәм күрсәтелде, дип саныйм. Әмма кибет еллар узу белән популярлык алмады, күптән түгел эшмәкәр аны сатты. Югыйсә, ул шунда даруханә ача ала иде, әмма теләге булмады».
Куйбышев Затон штпда бер эшмәкәр узган җәйдә кибет төзетеп, челтәрләргә дә тоташа алган, ә 10 елдан артык кибете булган икенче берәү үз кибетен җылыту системасына тоташтыру өчен коммуналь челтәрләр җитәкчесен тота алмый.
Райпо җитәкчесе Нина Колчина да үз фикерләре белән уртаклашты.
Затоннан эшмәкәр Нияз Бикмурзин район җитәкчелегенең аның өч проектына юл бирмәвеннән зарланды. "Районга инвестицияләр килмәде, ылыслы агачлар үстерү идеясе яклау тапмады. Ә Тәмтедә шул ук максатларга җир мин сораганнан шактый күбрәк бирелде".
"Мондый ачык әңгәмә булуы яхшы,-дип билгеләде Хәйдәр Хәлиуллин. -Әгәр гаеплиләр икән, димәк сәбәбе бар. Бизнес ике очракта үсеш ала: эшмәкәрләр хакимият белән килешеп эшләгәндә, яисә кемнеңдер үз хокукларын актив яклаганда. Район җитәкчелеге аларның һәркайсы белән эшли белергә тиеш".
"Районда эшләр дәвам итсен һәм файда китерсен өчен сөйләшүләр өстәле артына утырырга кирәк,-дип тәкъдим итте Тимур Нагуманов. - Килештерү комиссиясе төзергә дигән тәкъдим бар, ул иң элек һәр як белән эшли, аннан соң очрашу үткәрә. Без бер якны да гаепләмичә мөнәсәбәтләрне җайга салу максатларында район җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр арасында элемтәне җайга салырга телибез. Әгәр урта һәм кече бизнес предприятиеләр ассоциациясе һәм сәүдә-сәнәгать палатасы хөкемдар ролен үз өстенә алырга әзер икән, хәлне уңай якка үзгәртергә теләүчеләр моннан файдаланып калырга тиеш. Әмма һәркем шуны аңласын иде, бу процесс тиз генә булмаячак".
Менә шундый тойгылы очрашу булды. Аның нәтиҗәләре нинди булыр- вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев