Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мин сайлауга барам!

Владимир Сороковнин, Кадет мәктәбе тәрбиячесе.Мин сайлауга барачакмын, чөнки сайлау - ул гражданнарның илнең, бу очракта республикабызның һәм яраткан районыбызның, сәяси тормышында катнашу мөмкинлеге. Сайлауга бармау үз тавышыңнан аңлы рәвештә баш тарту дигән сүз. Беркем дә мине сайлау хокукыннан мәхрүм итә алмый. Безгә конституция сайлау хокукы бирә һәм без сайлауга барып,...

Владимир Сороковнин, Кадет мәктәбе тәрбиячесе.Мин сайлауга барачакмын, чөнки сайлау - ул гражданнарның илнең, бу очракта республикабызның һәм яраткан районыбызның, сәяси тормышында катнашу мөмкинлеге. Сайлауга бармау үз тавышыңнан аңлы рәвештә баш тарту дигән сүз. Беркем дә мине сайлау хокукыннан мәхрүм итә алмый. Безгә конституция сайлау хокукы бирә һәм без сайлауга барып, лаеклы кандидат өчен тавышыбызны бирергә тиеш.

Луиза Заһретдинова, ПФР хезмәткәре. Сайлау - ул һәркемнең үзенең гражданлык позициясен күрсәтү, үз тавышы белән теге яки бу хәлгә тәэсир итү, ышанычсызлык белдерү яки үз кандидатыңны яклау вакыты. Шуңа күрә 13 сентябрьдә мин үз тавышымны бирәчәкмен. Илемнең, гаиләмнең, балаларымның киләчәгенә ваемсыз булып кала алмыйм. Сайлау көнендә һәркемне үз округларында депутатлыкка кандидатларының иң лаеклыларына тавыш бирергә чакырам.

Андрей Антонов, "Универсал" ОООда компьютер системалары буенча техник. Мин сайлауга һәрвакыт йөрим, чөнки бу минем өчен мөһим. Минемчә, бу һәркем өчен шулай. Кемнеңдер минем өчен киләчәгемне хәл итүенә өметләнмичә, үз киләчәгемне үзем сайларга телим. Мин 13 сентябрьдә барыгызны да сайлауларда катнашып ышанычлы, сүзләрен эш белән раслаучы кандидатларга тавыш бирергә чакырам. Киләчәктәге тормышыбыз үзебезгә дә бәйле.

Ирина Вязникова, баш дәүләт салым инспекторы. Мин сайлауга барам, чөнки үз тавышымның исәпкә алынуын телим. Бу минем хокукым, минем бурычым! Сайлауда катнашмасам, бу минем илемнең, үземнең, якыннарымның яшәешенә битараф булуымны аңлатыр иде. Ә миңа барыбер түгел, шуңа күрә мин 13 сентябрьдә үз сайлау участогыма барып, тавышымны бирәчәкмен. Ватаным киләчәген матур булуын телим.

Равил Дәминов, УСХиПның финанс-икътыйсад бүлеге консультанты. Мин сайлауга барам, чөнки үз фикеремне белдерергә телим. Республикабыз Президенты һәм үзем яшәгән округ депутаты булып кемнең сайлануы минем өчен мөһим, чөнки шуңа минем киләчәгем бәйле. Мин илемнең чәчәк атуын телим, шуңа күрә районның һәм республиканың лаеклы җитәкчесен сайларга кирәк. Мин һәрвакыт сайлауларда катнашам, бу юлы да 13 сентябрьдә үз тавышымны бирәчәкмен.

Рәсимә Идиятова, туган якны өйрәнү музее директоры. Елдан-ел кешеләр илдәге вакыйгаларга игътибар итәләр һәм аларда катнашырга омтылалар. Гомумән алганда, бу сәяси активлык сайлауларда чагыла. Мин һәрвакыт сайлауга йөрдем һәм йөриячәкмен. Әлбәттә, дөрес сайлау бик мөһим. Без сайлаган кандидат гадел, ачык, киң эрудицияле, сәясәтне яхшы белүче, халык мәнфәгатьләрен яклый алучы кеше булырга тиеш. Мин һәркемне 13 сентябрьда узачак сайлайларда катнашырга өндим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев