Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күңел җылысы белән

14 февральдә ЦСОНда муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев районда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашу үткәрде.

Район җитәкчесенең мондый форматта беренче очрашуы гына түгел бу, биредә ведомство һәм хезмәт җитәкчеләре катнашында дустанә шартларда инвалидлар район башлыгына үзләрен борчыган сорауларны бирә, проблемалары белән уртаклаша һәм аларны хәл итүдә ярдәм итүләрен үтенә. Шуның кебек алдагы очрашудан соң инвалидларның Зөфәр Галимулловичка җиткергән үтенечләре хәл ителгән. Аерым алганда, болар: инвалид баланың югары уку йортында белем алу мөмкинлеге, бер инвалидка утын кайтарту, район социаль яклау идарәсе, инвалидлар җәмгыяте һәм кайбер башка оешмалар тарафыннан мохтаҗларга материаль ярдәм бүлеп бирелгән. Бу хакта инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева сөйләде. Ул очрашуда катнашкан мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыкларыннан кардан чистарту һәм су белән тәэмин итү өчен инвалидларга укучылар беркетергә кирәклеген үтенде.

Социаль яклау идарәсенең инвалидларга ярдәм күрсәтү эше белән хезмәт җитәкчесе Гөлназ Сафина таныштырды. Ул инвалидларны санатор-курорт дәвалавы, протез-ортопедия аппаратлары, тернәкләндерүдә техник чаралар белән тәэмин итү вәкаләтләре 2011 елдан социаль яклау идарәсенә бирелүен билгеләде. Районда шулай ук инвалид балаларга "Өйгә бару хезмәте" гамәлдә. Район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Илфар Хөснуллин эшләргә теләге булган инвалидлар катнаша алачак программалар турында мәгълүмат бирде.

Очрашу ахырында алты инвалид балага Зөфәр Галимуллович ноутбуклар бүләк итте. Хәзер Кама Тамагыннан Станислав Солдатов, Ангелина Николаева, Красновидоводан Вячеслав Павлов, Сөйкидән Алексей Мегилев, Атабайдан Илнар Шәрәфиев яңа "электрон дусты" ярдәмендә күп кенә кызыклы яңалыклар белән танышачак, дөньяны танып беләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев