Кыңгырау яңа үрләргә дәшә
1 сентябрьдә районда 1433 укучы парталарга утырды, 140 бала беренче тапкыр мәктәпкә килде. Бу көнне район мәктәпләре барлык илдәге кебек үк белем бәйрәмен каршы алды. Һәр мәктәптә беренче сыйныфлар гадәттәгечә кыңгырау тавышы белән мәктәп бусагасын атлап керде. Укучылар һәм укытучыларны котларга җәмәгатьчелек, район хакимияте вәкилләре, ата-аналар килгән иде. Алда җаваплы...
1 сентябрьдә районда 1433 укучы парталарга утырды, 140 бала беренче тапкыр мәктәпкә килде.
Бу көнне район мәктәпләре барлык илдәге кебек үк белем бәйрәмен каршы алды. Һәр мәктәптә беренче сыйныфлар гадәттәгечә кыңгырау тавышы белән мәктәп бусагасын атлап керде. Укучылар һәм укытучыларны котларга җәмәгатьчелек, район хакимияте вәкилләре, ата-аналар килгән иде. Алда җаваплы чор. Райондагы иң зур мәктәпләрнең берсе Кама Тамагы урта мәктәбенә 44 бала беренче сыйныфка керде. Аларны шушы истәлекле көн белән котларга тантаналы мәктәп линейкасына «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең район төбәк бүлеге секретаре Павел Лоханов, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, КПРФ Татарстан төбәк бүлеге секретаре Хафиз Миргалимов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров, «Ак Барс» өстәмә офисы директоры Вера Таҗетдинова, 1990 елда мәктәп директоры булган Ринат Заһидуллин килгән иде. Беренче булып укучыларны, ата-аналарны һәм хезмәттәшләрен яңа уку елы белән мәктәп директоры Илдан Шәйморзин котлады. Агымдагы елда мәктәп ачылуга 25 ел, быел мәктәп үз ишекләрен ремонттан соң ачты, спорт залы капиталь ремонтланды. Биредә үсеп килүче буынны олы тормышка әзерләү, алар җәмгыятьтә үз урыннарын тапсыннар өчен барлык шартлар да булдырылган. «Бердәм дәүләт имтиханнарына 11 ел әзерләнергә кирәк»,-дип укучылар алдына бурыч куйды Илшат Мәхмүт улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев