Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кооператорлар хезмәте халыкка кирәк

Июльнең беренче шимбәсендә хезмәтләре авыл кешесенә хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән кооператорлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бүгенге көнгә конкурентлары - шәхси эшмәкәрләр күп булса да, алар үз позицияләрен саклап алга баралар. Районыбыз кулланучылар кооперациясе күптармаклы эшчәнлек- сәүдә, җәмәгать туклануы, товар җитештерү - икмәк, кулинария ризыклары пешерү, ярымфабрикатлар җитештерү белән дә шөгыльләнә....

Июльнең беренче шимбәсендә хезмәтләре авыл кешесенә хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән кооператорлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бүгенге көнгә конкурентлары - шәхси эшмәкәрләр күп булса да, алар үз позицияләрен саклап алга баралар. Районыбыз кулланучылар кооперациясе күптармаклы эшчәнлек- сәүдә, җәмәгать туклануы, товар җитештерү - икмәк, кулинария ризыклары пешерү, ярымфабрикатлар җитештерү белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көнгә райпо системасында 63 кеше хезмәт куя. Аларның күбесе бу системада бренче елын гына эшләми һәм үз хезмәтенең нечкәлекләрен яхшы белә. -Коллективның бердәм һәм җайга салынган эше белән яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез, - ди райпо рәисе Нина Колчина. "Чайка" кафесы хезмәткәрләренең эшен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Биредә ике оста пешекче - Ольга Левагина һәм Светлана Суханова эшли, алар көн саен төрледән-төрле тәмле ашлар пешерә, икенче ашлар әзерли,салатлар ясый. Биредә үк тантаналы чаралар һәм туйлар да үткәрәләр. Нәкъ менә алар шушы чараларда үз осталыкларын күрсәтә. Камыр ризыклары цехында Энҗе Сабирова (рәсемдә) сигез ел эшли. Башта Олы Яңасалада икмәк пешергән. Көн саен һәр оешмада яңа пешкән пәрәмәчләр, өчпочмаклар белән аның килгәнен көтеп торалар. Ә биредә пешкән ризыклар бик тәмле. Аның белән бергә Рузилә Миннуллина һәм яшь кондитер Эльвира Сөнгатуллина эшли. Биредә токмачны үзләре ясап, кул белән кисәләр. График һәм заявкалар буенча районның торак пункларына да чыгалар. Ә авылларда икмәккә ихтыяҗ зур. Производство мөдире Татьяна Шәрәфетдинова җитәкчелендәге Тәмтедәге "Волжанка" кафесы кондитерлары һәм аш пешерүчеләре дә сынатмый. Хәзерге вакытта биредәге бинага капиталь ремонт ясала. Пекарня мөдире Гузәл Биккенина җитәкчелегендә Олы Яңасала пекарнясында пешергән икмәкне яратып алалар. - "Фоника-гипс" предприятиесе үз ашханәләренә көн саен бездән икмәк сатып ала, - ди Нина Михайловна, - районның башка торак пунктларында да аңа ихтыяҗ зур. - Бүген предприятиегә әзерләүләргә мөнәсәбәтне төптән үзгәртергә кирәк. Безнең бурыч - артып калган авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуда авыл халкы белән партнерлар булырга кирәк. Әзерләүләр - эшебезнең иң төп һәм шул ук вакытта мәшәкатьле юнәлешләренең берсе булып тора, - ди Нина Колчина. Райпоны район үзәгендәге "24 сәгать" кибетенә дә кешеләр яратып йөри. Монда товар ассортименты бай, яңа товарлар даими кайтартылып тора. Бүген кибеттә бу өлкәдә 15 ел хезмәт стажы булган Ләйсәнә Булатова каршы ала, ул сатып алучылар белән уртак тел таба белә. Районның торак пунктларында да райпо кибетләре эшләп килә. Алар арасында Келәнчедән Роза Нәҗмиева, Кече Карамалдан Гөлсинә Зәйнуллина, Мордва Каратаеннан Юлия Глонина, Олы Кариледән З.Нәбиуллина кебек тәҗрибәле сатучылар бар. - Райпо хәйрия акцияләрендә дә актив катнашып килә. Узган ел Казанда Универсида кунакларына хезмәт күрсәткән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләндек. , - ди райпо рәисе Нина Колчина. - Районда үткәрелүче ярминкәләрдә һәм барлык чараларда да актив катнашып киләбез. Күчмә сәүдә өчен автопаркны яңарттык - ике яңа "Газель" машинасы сатып алдык. Шуның белән авылларда яшәүчеләргә сәүдә хезмәте күрсәтәбез, авылның көнкүреш һәм яшәеш проблемаларын хәл итүдә өлешебез зур. Барлык коллективны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аларга конкуренциягә лаеклы каршы торып, элеккечә райпо исеменә тап төшермичә эшләүләрен телим. Бу теләкләргә без дә кушылабыз. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев