Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көне дә яхшы иде

Бүген безнең Кама Тамагы районы Сабантуй кунакларын каршы алды. Кунакчыл хуҗа буларак, бәйрәмгә яхшы әзерләнгәннәр. Кунакларны һәм район халкын матур итеп бизәлгән мәйдан каршы алды. Символик кереш республика халкының бердәмлеген тагын бер кат раслады. Өч әләм, ике теллелек, милли колорит - боларның барысы да җиргә һәм туган якка мәхәббәтне, эш...

Бүген безнең Кама Тамагы районы Сабантуй кунакларын каршы алды. Кунакчыл хуҗа буларак, бәйрәмгә яхшы әзерләнгәннәр. Кунакларны һәм район халкын матур итеп бизәлгән мәйдан каршы алды. Символик кереш республика халкының бердәмлеген тагын бер кат раслады. Өч әләм, ике теллелек, милли колорит - боларның барысы да җиргә һәм туган якка мәхәббәтне, эш кешеләренә карата һәм гореф-гадәтләргә ихтирамны берләштерә. Һәрвакыттагыча, биредә районыбыз мәдәният хезмәткәрләре зур тырышлык куйган.

Кунакларны һәм район хезмәтчәннәрен муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев сәламләде. "Ак Барс" банк идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев район халкын республика хөкүмәте исеменнән котлап, Татарстан Республикасы Президенты котлавын укыды. Һәм менә күккә Сабантуй әләме күтәрелде. Быел аны күтәрү хокукы узган елдагы Сабан туй батыры Равил Мөбәрәкшин һәм язгы чәчү батыры Илдар Әхмәтшинга бирелде. Галимулла хәзрәт дога багышлады һәм бәйрәм дәвам иттерелде. Гадәттәгечә биредә авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр, чөнки аларның ару-талуны белмәс хезмәтләре нәтиҗәсендә генә өстәлләребездә һәрвакыт яңа пешкән хуш исле икмәк урын ала. Сыер савучылар эше турында әйтеп торасы түгел. Алар бәйрәмнәрдә дә үз эшләрен онытмыйлар. Яхшыларның яхшыларына Сабан туенда мактау грамоталары һәм югары күрсәткечләре өчен премияләр тапшырылды. Мәйданда район юбилярларын - 50, 60 һәм күбрәк ел бергә гомер иткән гаилә парларын, яңа өйләнешүчеләрне, яңа туган сабыйларны, күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Мәйданнан беркем дә бүләксез китмәде. Ә ул арада аттракционнар ачылып, халык уеннары башланды. Катнашучыларның иге-чиге юк иде. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге һәм ДЮСШ тренерлары ярышларның барлык төрләрен оештырдылар һәм алып бардылар. Теләге булган һәркем милли уеннарда, спорт ярышларында көчен сынап карады. Мәйдан тирәсе шау-гөр килеп торды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар берьюлы өч мәйданда чыгыш ясады. Райпо, шәхси эшмәкәрләр сәүдә ноктлары оештырган иде. Балалар өчен карусельләр, батутлар, күпертелгән таучыклар да эшсез тормады. Татарча көрәшне тамаша кылуданн беркем дә читтә калмагандыр. Көч биреп, алкышлап утыручыларның саны-исәбе юк иде. Нәтиҗәдә Сабан туеның абсолют батыры исемен узган елдагы кебек үк Равил Мөбарәкшин алды. Аңа иганәче - "Таттрансгаз-Казань" генераль директоры Рәфкат Кантюковтан автомобиль һәм традицион тәкә тапшырылды. Ылгыма яры янында җыр авазы озак тынып тормады. Кыр эшләре тәмамланды, ял итәргә дә була. Җитмәсә көне дә Ходайдан сорап алган кебек, кояшлы матур, бераз җиле дә бар иде. Алда авыл эшчәннәрен авыр эссе җәй көтә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Көне дә яхшы иде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев