Күңелләрдә калган көн
Якташыбыз Туфан Миңнуллинның юбилей көнендә аның музей йортында әдипнең һәйкәлен ачу тантанасы булды. Якташыбыз танылган драматург, Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин эш- гамәлләре белән халык күңелендә калырга лаек булган шәхесләрнең берсе. Замана җилләре ничек исүгә карамастан, халкының кайгысын да, шатлыгын да үзенеке кебек кабул иткән Туфан ага безнең горурлыгыбыз. Музейның...
Якташыбыз Туфан Миңнуллинның юбилей көнендә аның музей йортында әдипнең һәйкәлен ачу тантанасы булды.
Якташыбыз танылган драматург, Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин эш- гамәлләре белән халык күңелендә калырга лаек булган шәхесләрнең берсе. Замана җилләре ничек исүгә карамастан, халкының кайгысын да, шатлыгын да үзенеке кебек кабул иткән Туфан ага безнең горурлыгыбыз. Музейның җыйнак, кечкенә генә ишек алдында ачылганнан бирле бу кадәр кунаклар җыелганы булмагандыр. Язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, районда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар якташыбызның туган көнендә аны искә алырга җыелды. Үз ватанын, туган ягын һәм анда яшәүчеләрне сөюче кешенең туган көнендә хәтта табигать тә "яшь койды".
- Мин Туфанны 40 елдан артык беләм. Ул җәмәгать эшлеклесе буларак та, сәясәтче буларак та үз халкының хокукларын яклауга бар көчен куйды,-дип сүз башлады ТР Дәүләт Советы депутаты, язучы Рәзил Вәлиев. - Аның иҗаты шулкадәр күпкырлы, без әле озак еллар аның тирәнлекләренә төшенәчәкбез. Олуг язучының исеме, аның зирәк сүзләре безне бүген дә озата бара.
МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов Туфан Миңнуллинның иҗатын яратучыларның күңелләрен җылытып үз сүзен татар телендә әйтте. ТР Язучылар союзы рәисе Рафис Корбан, Россия һәм Татарстанның халык артисты, язучының хатыны Нәҗибә Ихсанова, ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева- алар барысы да тантаналы чарада үз халкының лаеклы улы - талантлы драматург турында чын күңелдән матур сүзләр әйтте.
Язучы вафатыннан соң 2012 елда Зөфәр Гарәфиев җитәкчелегендә район Туфан Миңнуллинның истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыкты. Аны республика җитәкчелеге дә, язучылар союзы да хуплый. Нәтиҗәдә якташыбызга әлеге һәйкәл куелды. Һәм, ниһаять, ак япманы ачтылар, катнашучыларның карашы Туфанга төбәлде. Аз гына ирония белән, эшлекле рәвештә кулларын күкрәгенә куеп, ул катнашучыларга карап тора. Әйләнә- тирәдә язучының иҗади мирасын саклаучы, талантын бәяләүче, аның белән янәшә барган туганнары һәм хезмәттәшләре, театр артистлары, якташлары, дуслары һәм туганнары. Чара район мәдәният йортында дәвам итте. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар Дәүләт театры куйган "Гөргери кыз бирә" спектаклен карарга халык күп җыелган иде. Артистларның оста уйнавы- татар-керәшен җырлары һәм биюләре тамашачы күңеленә хуш килде.
Театр режиссеры Рөстәм Галиев билгеләп үткәнчә, алар язучының кече ватанына бик теләп киләләр, биредә иҗат өчен яңа энергия алалар. МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов түбәнкамалыларга зур рәхмәт әйтеп, Кама Тамагы районында Туфан Миңнуллин исемендәге театр фестивале оештырылачагына шат булуын белдерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев Туфан өчен аны кече ватанында бәяләүләре һәм хөрмәтләүләре иң мөһиме булуын ассызыклап әйтте. Туфан Миңнуллинның туган авылы Олы Мәрәтхуҗадагы яңа мәдәният йортында Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры тамашачы хөкеменә драматургның соңгы әсәрләреннән берсе- "Мулла" спектаклен тәкъдим итте. Спектакль гә килүчеләр күп булганлыктан шактый тамашачы басып та карады. Тирән философик фикерләү белән язылган пьеса күпләргә Туфанның васыяте булып ирешкәндер.
Туфан Миңнуллинның арабыздан киткәненә өч ел, әмма аның иҗаты уйланырга, еларга, чын күңелдән көләргә мәҗбүр итә. Димәк, Туфан ага алга сөргән телебез, мәдәниятыбыз, йолаларыбыз саклап калыначак һәм мәңге яшәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев