Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кышка әзерләнәбез

Бүген район штабы мәдәният, сәламәтлек һәм мәгариф учреждениеләренең яңа җылыту сезонына әзерлеген тикшерүне төгәлли.

Комиссияне муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Илдар Рамазанов җитәкли. Мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, китапханәләр, клубларда янгын куркынычсызлыгы, Роспотребнадзор таләпләрен үтәү, агымдагы планлы ремонтны төгәлләү тикшерелде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә чарлакларны янгынга каршы сыеклык белән эшкәртү тәмамлана, барлык мәктәп һәм балалар бакчаларында АПСлар куелган. Күләмле ремонт эшләреннән Красновидово мәктәбендә ул тулы көченә бара. Бүген бу максатларга республика бюджетыннан 11,4 млн. сум, район бюджетыннан 1,5 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Капремонт программасына кертелгән мәктәпләр өстәмә рәвештә спорт уен кораллары белән җиһазландырылачак. Әлеге эш республикада башланды инде.
Моннан тыш, «Кояшкай» балалар бакчасында түбә ремонтлаган, Тәмте мәктәбе котельнясы түбәсе ябылган. Биредә үк җылылык трассасы җылытылган, 80 метр озынлыктагы территория әйләндереп алынган.
- Агымдагы елда эш урыннарын аттестациялибез, шулай ук энергия саклау һзм энергия нәтиҗәлелегенә анализ ясалачак, - ди Илшат Мәхмүт улы. - Укытучы һәм техник персоналның эш урыннары травма алу куркынычсызлыгына, яктыртылуга, җиһазланышка бәяләнәчәк һ.б.
Моннан тыш, лицензия алган дүрт медицина бүлмәсеннән тыш, Кама Тамагы татар, затон һәм кадет мәктәпләрендә тагын өч бүлмә ачарга кирәк. Моның өчен кирәкле җиһазларның бер өлеше - прививка ясау, беренче медицина ярдәме күрсәтү җыелмасы, күз тикшерү җайланмасы, шулай ук дарулар саклау өчен суыткычлар кайтартылды. Бүген кабинетлар җиһазлау өчен бүлмәләр сайлана.
Рәсемдә: Красновидово мәктәбендә яңа тәрәзәләр куялар, фасадны ремонтлау төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев