Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

КамаТамагы районы хезмәт базарында

2015 елда мәшгульлек программасын тормышка ашыру буенча халыкның мәшгульлек үзәге эшчәнлеге һәм 2016 елгы бурычлар турында аның җитәкчесе Илфар Хөснуллин сөйли. - Район халыкның мәшгульлек үзәге эшенә йомгаклар ясап шуны әйтергә мөмкин: 2015 елда мәшгульлек программасына кертелгән барлык чаралар да тормышка ашырылган. Ел дәвамында эш эзләп яки консультация алу өчен...

2015 елда мәшгульлек программасын тормышка ашыру буенча халыкның мәшгульлек үзәге эшчәнлеге һәм 2016 елгы бурычлар турында аның җитәкчесе Илфар Хөснуллин сөйли.


- Район халыкның мәшгульлек үзәге эшенә йомгаклар ясап шуны әйтергә мөмкин: 2015 елда мәшгульлек программасына кертелгән барлык чаралар да тормышка ашырылган.

Ел дәвамында эш эзләп яки консультация алу өчен 757 кеше мөрәҗәгать иткән. Эш эзләүче буларак 280 кеше исәпкә куелган. Шулардан 108 мәктәп укучысы, 172 - эшсез граждан. 163 кеше эшсезлек статусы алган. 94 хатын-кыз (эшсезләр санының 58 проценты) һәм 44 кеше - 30 яшькә кадәр яшьләр. 38 кеше штат кыскару сәбәпле һәм 125 кеше - башка сәбәпләр белән исәпкә куелган. Ел дәвамында 9 оешма 45 кешегә эш урыннары булу турында мәгълүмат биргән.

Агымдагы елның 1 гыйнварына теркәлгән эшсезләр саны 59 кеше тәшкил итә, бу райондагы икътисадый актив халыкның 0,78 проценты, шул исәптән хатын-кызлар 39 кеше. Чагыштырып шуны әйтергә мөмкин, соңгы өч елда районда эшсезләр саны тотрыксыз, я үсү я кимү күзәтелә.

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында районда 64 вакантлы урын бар иде, шуның 45е "Кама Тамагы" АХПга туры килә.

- Бүгенге көндә күп кенә кешеләр эшкә урнаша алмый. Сезнең хезмәт гражданнарны эшкә урнаштыруда нинди ярдәм күрсәтә?

- Безгә мөрәҗәгать иткән гражданнарны эшкә урнаштыру эшебездәге төп юнәлеш. Хезмәт базарындагы киеренкелекне һәм районда эшсезләр санын киметү максатларында мөрәҗәгать итүчеләргә эшкә урнашуның төрле вариантлары тәкъдим ителә. Беренче чиратта, кешенең һөнәренә карап булган вакансияләрне тәкъдим итәбез, аннан соң җәмәгать эшләре, вакытлыча эшләр, шулай ук башка урынга барып яки вахта методы белән эшләү карала.

Халыкның мәшгульлек программасы буенча, 2015 елдан башлап 189 кеше эшкә урнаштырылган, шулардан 81 кеше - эшсезләр, 108е - балигъ булмаган гражданнар, ягъни 14 яшьтән 18 яшькә кадәр булган мәктәп укучылары. Эшсезләрдән 45 кеше җәмәгать эшләренә җибәрелде. 5 кеше вакытлыча эшкә урнаштырылды.

Бу гражданнарга түләнгән материаль ярдәм суммасы 106250 сум. Җәйге каникулда безнең хезмәт 108 мәктәп укучысын вакытлыча эшкә урнаштырды, аларга 137700 сум акча түләнде.

Урта һөнәри белеме булган беренче тапкыр эш эзләүче 18 яшьтән 20 яшькә кадәр эшсез гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру программасы буенча 1 кешегә эш бирелде. Югары һөнәри белем учреждениесен тәмамлап эш эзләүче 1 яшь кеше, башка урынга барып эшләү программасы буенча тагын бер эшсез граждан эшкә урнаштырылды.

Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында бер эшсез инвалидка эш бирелде, аңа эш урынында уңайлыклар тудырылды.

Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев