Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагында беренче хәрби комиссариат 1930 елның августында төзелә

8 апрель - Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне. Кама Тамагында беренче хәрби комиссариат 1930 елның августында төзелә. Аның хәрби комиссары итеп өлкән лейтенант Девяткин билгеләнә. Ул көннән алып 86 ел узып киткән. Хәрби комиссариатта иң беренче булып хезмәт куючыларны хәтерләүчеләр дә калмагандыр инде. Идел елгасы ярындагы Кооператив урамында шәхси йортка әверелгән...

8 апрель - Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне.


Кама Тамагында беренче хәрби комиссариат 1930 елның августында төзелә. Аның хәрби комиссары итеп өлкән лейтенант Девяткин билгеләнә. Ул көннән алып 86 ел узып киткән. Хәрби комиссариатта иң беренче булып хезмәт куючыларны хәтерләүчеләр дә калмагандыр инде. Идел елгасы ярындагы Кооператив урамында шәхси йортка әверелгән бинасы гына калган. Совет урамына урнашкан хәрби комиссариатның икенче бинасы да бушады. Хәзер аның хезмәткәрләре Калинин урамындагы ике катлы бинада утыра. Аларның бурычлары элеккечә кала: тыныч тормышта илебезнең оборонасын тәэмин итүгә гражданнар әзерләү.

- Хәрби комиссариат бүлеге хезмәткәрләрле транспорт чараларын исәпкә ала, беренчел хәрби исәп алып бара, кешеләр һәм транспорт ресурсларын мобилизацияләү планын эшли, - ди Кама Тамагы районы буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Дамир Сергеев. - Безнең бурыч - территориаль оборонаны тәэмин итү һәм гражданнарга бу өлкәдә башлангыч белем бирү һ.б.

Запастагы гражданнар, сугыш гамәлләре ветераннарын исәпкә алу буенча зур һәм кирәкле эш алып барыла. Без гражданнарның Бөек Ватан сугышында, сугыш гамәлләрендә катнашуларын раслаучы архив документларын эзләүдән дә читтә калмыйбыз. Хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнарның пенсиясен һәм социаль тәэминатны һәм аларга социаль гарантияләр бирүне контрольдә тотабыз.

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен хәрби комиссариат бүлеге хезмәткәрләре язгы чакырылыш кампаниясе вакытында билгеләп үтә. Бүген егетләрнең күбесе армиядә хезмәт итәргә тели, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүдән читләшүчеләр саны кими. Монда безнең хезмәткәрләрнең дә өлеше зур. Алар яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләү эшендә зур эш алып бара.

Бу уңайдан чакыру бүлеге җитәкчесе Светлана Данилованың эшен билгеләп үтәргә телим. Светлана Николаевна 20 елдан артык район хәрби комиссариатында эшли. Ул бүлек хезмәткәрләре белән бергә яшьләрне тәрбияләү һәм Россия Федерациясенең һәр гражданинының изге бурычы һәм вазыйфасы булган Ватанны саклау идеяләрен үстерүдә күп көч куя.

Чын күңелемнән район хәрби комиссариаты хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм һәм һәрвакыт үз эшенең чын осталары, белгечләре булып калуларын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев