Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы яшь каләмчеләре “Алтын каләм” – “Золотое перо” – 2016 фестивалендә катнаша ала

"Алтын каләм" - "Золотое перо" - 2016 балалар, яшьләр матбугаты XXI республика фестивале старт ала. Фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар Союзы "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты (социаль философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты) катнашында...

"Алтын каләм" - "Золотое перо" - 2016 балалар, яшьләр матбугаты XXI республика фестивале старт ала.

Фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар Союзы "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты (социаль философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты) катнашында үткәрә. Фестивальне оештыручылар агымдагы ел темаларын билгеләде.
Фестивальнең темалары билгеле. "Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте". Яшьләрнең социаль хәле, дәүләт яшьләр сәясәте өстенлекләре, республиканың инновацион үсешендә яшьләрнең роле.
"Балалар һәм яшьләр" җәмәгать оешмалары - яшьләр үсеше факторларының берсе" - яшьләрне гармонияле социальләштерүдә балалар һәм яшьләр җәмәгать оешмаларының роле, яшьләр сәясәтендә өстенлекле юнәлешләр һәм проектларны үстерү, яшьләр тәкъдимнәрен хуплау.
"Заманча һәм җаваплы шәхес формалаштыруда тәрбиянең роле турында". Илебезнең күпмилләтле булуын исәпкә алып, кыйммәтләрнең заманча системасын формалаштыру. Яшьләрне тәрбияләүдә заманча система проблемалары.
"Яшьләр экстремизмга каршы" - террорлык һәм экстремизм идеологиясе күренешләренә карашы атмосфера булдырганда милләтара һәм конфессияара килешү формалаштыруда яшьләрнең роле;
"Заманча журналистика нәрсә ул?" Заманча журналистиканы үстерү һәм проблемалар, массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдә интернет-технологияләр йогынтысы турында;
"ГТО комплексы "Хезмәткә һәм оборонага әзер". Халыкны спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә тартуда "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексының роле турында.
"Яшьләр арасында китап укуны ничек популярлаштырырга?" Һәряктан үсеш алган шәхес формалаштыруда, яшьләрне тәрбияләүдә китап укуның роле.
Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел - татар шагыйрьләре мирасы турында иң яхшы журналист эше.
Редакция район конкурсына заявкаларны 15 майга кадәр кабул итә. Эшләрне Кама Тамагы штп, Калинин урамы,7 йорт адресына почта аша, электрон адреска Volzhskie-zori@yandex.ru җибәрергә, яки шәхсән китерергә мөмкин.
Фестиваль турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы сайтында (http://mdms.tatarstan.ru) "Кушымта" бүлегендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев