Көн темасы
Кама Тамагы театр коллективлары арасында “Идел-йорт” XVI төбәкара фестиваль-конкурсның муниципаль туры дәвам итә
Театр коллективлары арасында "Идел-йорт" XVI төбәкара фестиваль-конкурсның муниципаль турында катнашып Олы Бортас мәдәният йорты һәвәскәр артистлары үз чыгышын тәкъдим итте. Алар якташыбыз, язучы-драматург Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" спектаклен сәхнәләштергән. Хатын-кызлар коллективында бердәнбер ир-ат эшли. Ул гүзәл затларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга, матур сүзләр әйтеп сөендерергә әзер, күңел җылысы...
Театр коллективлары арасында "Идел-йорт" XVI төбәкара фестиваль-конкурсның муниципаль турында катнашып Олы Бортас мәдәният йорты һәвәскәр артистлары үз чыгышын тәкъдим итте.
Алар якташыбыз, язучы-драматург Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" спектаклен сәхнәләштергән. Хатын-кызлар коллективында бердәнбер ир-ат эшли. Ул гүзәл затларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга, матур сүзләр әйтеп сөендерергә әзер, күңел җылысы һәркайсына җитә. Хатын-кыз һәрвакытта ачылып бетмәгән серле чәчәк кебек. Алар барысы да аңа гашыйк. Ләкин төп герой Рәхмәтулланың шәхси тормышы җиңелләрдән түгел һәм ул моны барыннан да яшерә. Төп рольне башкарган Рәис Сибгатуллинның башкару осталыгы һәркемдә соклану уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев