Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кама Тамагы театр коллективлары арасында “Идел-йорт” XVl төбәкара фестиваль конкурсы дәвам итә (фото)

Сишәмбе, 12 апрельдә, смотр кысаларында Олы Карамал авылы үзешчән артистлары Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" пьесасын тәкъдим итте. Бу юлы да алар уңышлы чыгыш ясады. Жюри әгъзалары алардан шундый яхшы чыгыш көткән дә иде. Рольләрне оста башкару, сәхнә декорациясе, музыкаль бизәлеш, тамашачыларның актив теләктәшлек күрсәтеп алкышлар белән бәя бирүе дә, спектакльдә уйнаучыларга...

Сишәмбе, 12 апрельдә, смотр кысаларында Олы Карамал авылы үзешчән артистлары Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" пьесасын тәкъдим итте.

Бу юлы да алар уңышлы чыгыш ясады. Жюри әгъзалары алардан шундый яхшы чыгыш көткән дә иде.
Рольләрне оста башкару, сәхнә декорациясе, музыкаль бизәлеш, тамашачыларның актив теләктәшлек күрсәтеп алкышлар белән бәя бирүе дә, спектакльдә уйнаучыларга үз рольләренә керүгә зур этәргеч бирде. Пьесаның нигезендә авылларыбызны, милли гореф-гадәтләребезне саклап калу кебек актуаль проблема күтәрелә.
Гөлшат Мөхәммәтшина исемен аерым билгеләп үтәсе килә. Тумыштан артист бу - тамашачы да, жюри әгъзалары да шул фикерне әйтте. Коллектив составында интеллегенция вәкилләре, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, укучылар. Аларны бер максат - сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. Коллективның максаты алга таба "халык театры" исемен яулау. Аларга зона турында да уңышлар, максатларына ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев