Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юл – ул тормыш

"Татавтодор"ААҖ юллар төзелеше һәм республиканың авыл торак пунктларына керү юлларын норматив хәлгә китерү буенча программа үтәлешендә актив катнаша. Апас филиалының Кама Тамагы юл идарәсе юллар ремонтлау, шулай ук районга керү юллары төзелеше белән шөгыльләнә. Агымдагы елның беренче яртысында башкарылган эш күләме һәм ел ахырына кадәр билгеләнгән планнар турында безнең хәбәрчегә...

"Татавтодор"ААҖ юллар төзелеше һәм республиканың авыл торак пунктларына керү юлларын норматив хәлгә китерү буенча программа үтәлешендә актив катнаша.
Апас филиалының Кама Тамагы юл идарәсе юллар ремонтлау, шулай ук районга керү юллары төзелеше белән шөгыльләнә.

Агымдагы елның беренче яртысында башкарылган эш күләме һәм ел ахырына кадәр билгеләнгән планнар турында безнең хәбәрчегә җитәкче Рамил Ганьятуллин менә нәрсәләр сөйләде.
- Юллар ремонтлау буенча эшне тормышка ашырганда асфальт җәюнең төрле технологияләре, шулай ук күп төрдәге җиһазлар, инструмент һәм материаллар файдаланыла. Безнең Кама Тамагы юл идарәсе компаниясе үзенең юл төзелеше техникасы паркын файдалана. Автомобиль юлларына йөкләнеш бик зур һәм алар атмосфера күренешләре тәэсире нәтиҗәсендә дә җимерелә. Ел саен машиналар күбрәк йөри, нәтиҗәдә юллар искерә. Болар нәтиҗәсендә юлларны капиталь һәм агымдагы ремонтлау кирәк. Еш кына юллар нык җимерелгәнлектән яки аны киңәйткәндә капиталь ремонт чыгымнары яңа юл салуга тигезләшә. Без юллардагы агымдагы ремонтны даими башкарабыз. Агымдагы елда 3 км. озынлыктагы Казан-Ульяновск- Кама Тамагы-Варварино юнәлешендәге юл төзелеше узган елдан калды. Июль аенда без аны файдалануга тапшырачакбыз. Аннан соң без Федераль программа буенча Казан- Ульяновск- Барыш- Кама Тамагы- Кече Кариле- Балтач юнәлешендәге юл төзелешенә күчәбез. Озынлыгы 5 километр һәм бу трассада мәктәп автобуслары йөргәнлектән аны беренче сентябрьгә кадәр файдалануга тапшырырга кирәк.
Шул ук вакытта Федераль программа буенча финансланган тагын бер юл төзелеше бар- ул Лабыш авылына керү юлы. Безгә 1 километр 900 метр озынлыктагы авыл эчендәге юлны норматив хәлгә китерергә кирәк. Бүгенге көнгә җир өслеге алынып ком һәм вак таш кайтарылган. Августта 870 метр озынлыкта асфальт-бетон катлам салыначак.
Аннан соң Казан- Кама Тамагы (Тенештән Кама Тамагындагы өске автозаправкага кадәр) юлына капиталь ремонт планлаштырылган, аның озынлыгы 1 километр 170 метр. Без бу эшне октябрь аена тәмамларга тиешбез. Шул ук вакытка район үзәгендәге 2 километр 170 метр озынлыктагы әйләнеч юлны файдалануга тапшырырга уйлыйбыз, анда асфальт-бетон катлам алыштырылачак.
Автомобиль юллары төзелешеннән тыш, ремонт-төзелеш участогы юллардагы чокырларны да ремонтлый. Бүгенге көнгә бу максатларга 1116 тонна асфальт- бетон катнашмасы файдаланылган, бу Тәтеш-Кама Тамагы юнәлешендә. Аннан соң безнең эшчеләр 1600 метр металл киртәләрне, 16 павильон, 524 данә юл билгеләрен буяп чыккан.
Ахырдан шуны билгеләп үтәсем килә, эш характерындагы планнардан тыш, без икенче урынга күчәргә планлаштырабыз. Яңа ремонт мастерскойлары, склад һәм контора төзелеше көзгә төгәлләнәчәк. Безнең участок поселоктан читтә урнашачак, бу санитар-техник шартлар таләпләре буенча кирәк. Безнең икенче урынга күчеп эшли башлавыбыз эштә чагылыш тапмас дип ышанабыз. Киләчәктә дә автомобиль һәм авылларга керү юлларын салып әһәмиятле социаль программаны хәл итәрбез, дип уйлыйм.
Рәсемдә: Кече Кариле-Балтач юлында яңа күпер төзелеше бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев