Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йолдызлык-2012

"Йолдызлык" республика эстрада сәнгате конкурсының район этабы тәмамланды.

Быел районда анда катнашучылар саны азрак булды. Конкурста бер генә бию коллективы да катнашмады. Узган елларда катнашкан күп кенә солистлар мәктәпне тәмамлый һәм сәхнә эшчәнлегенә караганда БДИга әзерләнүгә өстенлек бирелә. Башка солистлар, киресенчә, тәнәфес ясап, быел осталыкның яңа дәрәҗәсенә күтәрелде.

Аполлинария Лазарева конкурсның чын ачышы булды. 6 яшьлек җырчы сәхнәдә үзен иркен тота, конкурста озак вакыт катнашуга заявка ясап, яхшы вокал күрсәтте. Ксения Юманова яхшы әзерләнгән. Тәнәфес аңа файдага киткән. Бу вакыт эчендә тавышы да ныгыган, Ксения үзе дә зураеп, үзгәреп киткән. Ике җырчы да Зөлфия Мөхәммәдиевада шөгыльләнә һәм икесе дә үз номинацияләрендә беренче урыннарны алды.

Кирельскидан Ангелина Кошелева һәм Альбина Хәмидуллина, Иске Казиледән Алия Байтимерова һәм Резедә Шакирова яхшы вокаль күрсәтте. Конкурста катнашкан ике кечкенә төркем арасында Влада Панчева һәм Алсу Муллагалиева (Тенеш), Эльза Гарифуллина (Кама Тамагы) лаеклы рәвештә өченче урынны алдылар. Келәнчедән Айзирә Нигъмәтуллина һәм Тәмтедән катя Семенова бу юлы да конферансье номинациясендә тамашачыларны сөендерде. Куйбышев Затоннан Аделина Хәйруллина беренче кечкенә төркем солистлары арасында икенче ел инде икенче урынны алды. Быел Затон музыка мәктәбеннән икенче кечкенәләр төркемендә бердән-бер егет - Ярослав Ушаков чыгыш ясады. Тамашачылар аның чыгышын җылы каршы алды. Кристина Булатова һәм Диана Евсеева урта төркем җырчылары арасында лаеклы конкуренция ясый.

Яшьләр вокалында дүрт катнашучы чыгыш ясады. Олы Салтыктан Нияз Вафин урта төркемдә беренче урынны алды. Икенче урында - Илгиз Мөхәммәтҗанов (Келәнче), өченче урында - Илназ Сафин (Олы Салтык). Өлкәннәр төркемендә икенче урынны Келәнчедән Илгизәр Исмәгыйлев алды. Өлкәннәр төркемендәге җырчылар арасында бу юлы да Тәмтедән Наталья Калыгинага тиңнәр булмады.

Балалар музыка мәктәбенең вокаль ансамбльләре һәрвакыттагыча уңышлы чыгыш ясады "Радуга", "Молодо-зелено", "Камелия" ансамбльләре Буада зона конкурсында район данын яклаячак. аларга Аполлинария Лазарева, Айзирә Нигъмәтуллина, Катя Семенова, Ярослав Ушаков, Нияз Вафин, Илгиз Мөхәммәтҗанов, Кристина Булатова, Диана Евсеева, Ксения Юманова, Наталья Калыгина кушыла. Уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев