Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Икмәк бәясе кыйммәт

Узган чәршәмбедә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит мөхәммәтшин Идел аръягы зонасының кайбер районнарында эш визиты белән булды. Юлындагы соңгы пункт - безнең район иде.

ТР Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм башка озатучы затлар белән ул вертолетта район басуларын, урып-җыю һәм башка төр көзге кыр эшләре белән танышты.
Аннары вертолет «Кама Тамагы» АХПның Салтык бүлекчәсе Яшелчә авылы янында җиргә төште. Биредә кунакларны район звеносы, авыл хуҗалыгы һәм аның бүлекчәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, авыл хуҗалыгы белгечләре каршы алды.
Фәрит Хәйруллович эш визиты максатын ачыклады - район эшчәннәре белән очрашу, ашлык базарындагы хәлне аңлату, урып-җыю чорына бурычлар билгеләү.
Марат Готыф улы республикада бөртеклеләрне урып-җыю, суктырылган мәйданнар, ашлык суктыру, икмәк әзерләү темпы турында сөйләде, кайбер башка мәсьәләләргә тукталды. Районыбыз игенчеләре турында сөйләп, министр үсемлекчелек тармагында уңай динамиканы билгеләп үтте, бу язгы кыр эшләре, чәчүләрне карау, оештыру чаралары, кыр эшләре сыйфатында сизелә, урып-җыю уртача республика күрсәткечләре дәрәҗәсендә бара. районыбызда бөртеклеләр уңышына килгәндә, фаразлаулар буенча ул уртача булачак, җир сыйфатын исәпкә алсаң, ул да игенчеләребез өчен яхшы күрсәткеч.
Урып-җыю барышына төп бурычларның берсе итеп министр темпны (өлгергән игеннәрнең артык торуына юл куймаска) һәм сыйфатны (урдырып-суктырганда югалтуларга юл куймаска) билгеләде, чөнки быел һәр бөртек алтын бәһасе тора. Бу матур сүз генә түгел, тулаем Россия буенча корылык нәтиҗәсендә уңыш җитәрлек булмас кебек фаразлана. Соңгы дүрт елның өчесенең коры килүен дә онытмаска кирәк.
Терлекчелек турында сүз башлангач, Марат Готыф улы республикада ит җитештерү буенча өч комплекс төзеләчәген хәбәр итте, 10 мең башка исәпләнгән мәйданнарның берсе безнең районда булачак.
ТР парламенты спикеры азык базасы, күпьеллык үләннәр торышы белән кызыксынды, игътибарны тагын бер кат урып-җыю эшләренә, көзге кыр эшләрендә эшләүчеләрне, хезмәт шартларына, көнкүрешенә һәм туклануына, эшкә йомгак ясауга юнәлдерде, авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекләре булган халыкка финанс ярдәме күрсәтүгә бәйле сорауларны һәм башкаларны күтәрде.
19 июльдә Казанда булган террорлык актларына бәйле каршы тору, дини экстремизмга һәм 14 октябрьдә булачак сайлауларга әзерлек мәсьәләсе аерым каралды.
Ахырдан кунаклар Олы Кариледән фермер хуҗалыгы башлыгы мансур Галимҗанов белән сөйләште, район басуларында игелгән авыл хуҗалыгы культураларыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе әзерләгән сәхнәләштерелгән мини күргәзмәдәге үрнәкләр белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев