Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хуш, мәктәп! Исәнме, яңа тормыш!

Узган шимбәдә 107 унберенче сыйныф һәм 178 тугызынчы сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Уку елы тәмамлану белән аларны район җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм ата-аналар котлады. Табигать тә чыгарылышларның хисләрен аңлап әле тамчы тамдырды, әле ялтырап кояш балкыды. Яшүсмер егет һәм кызларның «Хәзер үк сагына башладым мәктәбем» дигән моңсу сүзләре...

Узган шимбәдә 107 унберенче сыйныф һәм 178 тугызынчы сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Уку елы тәмамлану белән аларны район җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм ата-аналар котлады.
Табигать тә чыгарылышларның хисләрен аңлап әле тамчы тамдырды, әле ялтырап кояш балкыды. Яшүсмер егет һәм кызларның «Хәзер үк сагына башладым мәктәбем» дигән моңсу сүзләре балачак белән хушлашу булып ишетелде сыман. Ата-аналар һәм укытучылар бу бәйрәмгә кыш айларыннан ук әзерләнә башлады, чөнки һәркем яшьлекнең бу матур мизгелен күңелендә якты хатирә итеп саклыйсы килә. Мәгънәле шигырьләр, мәктәпкә багышланган моңсу җырлар, матур вальс биюе, теләкләр теләп төсле шарларны һавага очыру, котлау сүзләре һәм, ниһаять, соңгы кыңгырау чыңлавы һәммәсе дә гүзәл яшьлекнең үзе бит. Унберләргә карап торган кечкенә сыйныфлар тизрәк үсәсе дә, шушы апа-абыйлар кебек буласы иде дип уйласа, кунакка килгән әти-әниләр исә кай арада узган бу гомер дип көрсенде. Ә алда җитди имтиханнар. Бердәм дәүләт имтиханының беренче дулкыны - рус теленнән 27 май көнне тапшырдылар. Нәтиҗәләре ун көннән соң билгеле була. Алдагылары хәерле сәгатьтә булсын! Имтиханның соңгысы 17 июньдә.
Кама Тамагы урта мәктәбенең яхшы билгеләргә генә укучысы Алинә Әхмәтшинадан чыгарылыш кичәсе турында сораштым. «Ул турыда уйларга вакыт юк әле, имтиханнарны яхшы бирү турында гына уйланам», - ди ул. Яхшы нәтиҗәләр генә куандырсын, алда бит яңа тормыш көтә сезне, хөрмәтле чыгарылышлар!
Рөсемдө: Кама Тамагы урта гомумбелем бирү мәктәбе чыгарылышлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев