Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәтер көне

1941 елның 22 июне -тарихыбызда иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне һәлак булганнарны, фашист тоткынлыгында җәфа чиккәннәрне, тылда ачлыктан үлгәннәрне, гомере бәһасенә илебезне саклаучыларны искә алалар. Бу көнне Кама Тамагы район үзәгендә сугыш башлануның 73 еллыгына багышланган митинг булды. Бирегә район үзәгендә яшәүчеләр, шулай...

1941 елның 22 июне -тарихыбызда иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне һәлак булганнарны, фашист тоткынлыгында җәфа чиккәннәрне, тылда ачлыктан үлгәннәрне, гомере бәһасенә илебезне саклаучыларны искә алалар.

Бу көнне Кама Тамагы район үзәгендә сугыш башлануның 73 еллыгына багышланган митинг булды. Бирегә район үзәгендә яшәүчеләр, шулай ук укучылар һәм ветераннар Ватаныбызны саклаган солдатларга үзләренең ихтирамын күрсәтү өчен җыелган иде. Бөек Ватан сугышы совет халкының Җиңүе белән тәмамланды, әммә нинди бәягә? Совет халкы иңенә төшкән зур югалтулар һәм кайгы-хәсрәт барәбәренә. Халык аларның батырлыгын мәңге онытмас, алар безнең күңелләребездә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев