Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гражданлык бурычын үтәргә

Илебездә сайлау системасы тарихы СССР конституциясе нигезендә 1936 елда башлана һәм 1937 елның декабрь аенда СССР Югары Советына беренче сайлаулар үтә.

1938 елда союз һәм автоном республикалар Югары Советына депутатлар сайлана, 1939 елның декабрендә район һәм авыл Советларына сайлаулар үтә. Илебездә 18 яше тулган һәр кеше сайлау хокукына ия. Безнең районда сайлауга баручылар күрсәткече һәрчак югары һәм нинди яшьтә булуга карамастан, үз бурычларын үти.

Гыйлемҗанова Бибинур (рәсемдә) апа районның иң өлкән кешеләреннән берсе. Аңа 102 яшь. Узган гасырның 30нчы елларыннан башлап сайлауларда үз тавышын бирә. Эшләгән елларында да агитатор булган. "Авылны икегә бүлеп участоклар әзерли идек, - дип искә ала ул, - гадәттә мәктәптә билгеләнә һәм без бүлмәләрне әзерлибез, җыр-бию, күңел ачу юк, чөнки налог күп түләгәч, бәйрәм итәргә мөмкинлек булмаган. Сайлау җитди үтә, 1 генә кандидат була иде. Сугыштан соңгы елларда авыр чорлар булуга карамастан, сайлау бәйрәм кебек үтте. Мин күпне күрдем һәм теләгем бер генә -дөньялар гына тыныч булсын. Хәзер тормыш итүләр рәхәт. Гомерем буе сайладым, быел да тавышымны бирәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев