Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гомер көзләрең матур булсын!

Әбиләр чуагының кояшлы, матур бер көнендә Кече Бортас авылында яшәүче Гандәлив Вәлиевага 90 яшь тулу уңаеннан МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев аның янында булды һәм РФ Президенты Владимир Путин котлавын, бүләкләр тапшырды.

Гандәлив әби, күз тимәсен, сөбханаллаһ, кунакларны каршы алырга капка төбенә чыккан иде, күңелләре булып түрәләргә рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде. Сөйкемле карчыкларның берсе ул, авылда минем тиңдәшләр бар әле, дип сөйләп китте. 10 яшеннән колхоз эшенә, үзе әйтмешли, "кәнсәләр" бакчасын каравылларга баскан, үсә башлагач абыстайларга ияреп башак җыйганнар, шуннан хатын-кыз җилкәсе күтәрә алганын да, көче җитмәстәй эшләрне дә башкарырга тырышкан алар. "Әнә син яздың бит әле, Яңасаладан Рабига апаңны, шуның белән тракторда эшләдек, тик минем кулым шеште, руль артыннан китеп торырга туры килде, - дип сөйләп китте Гандәлив әби, - сугышка беренче киткән яшь егет Фатыйх Гатауллинның «кызлар, сау булыгыз!» дип киткәнен хәтерлим, ул әйләнеп кайтмады". Сугыштан соң шушы авыл егете Әхәт абый белән өйләнешеп, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Михнәтләрне күп күргән шул тыл ветераны, баһадирдай өч улын, гомерлек юлдашын югалткан ул. "Артта калганны сөйләп бетереп булмый, - ди ул, - бүгенге тормышым шөкер, аяк-кулларым йөртә, киленем Фәридә белән 40 ел инде тату яшибез".
Берүк, кояшлы көннәре күбрәк булсын, ул моңа лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев