Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Газетаның көче – укучылары санында

2014 елның икенче ярты елына язылу кампаниясе тәмамланды. без район газетасын үзенә юлдаш итеп сайлаучыларның барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез. «Газетада укырлык әйбер юк... карарлар күп бастырасыз... һәр санда муниципаль район җитәкчелеге турында материал күп...авыл кешеләре турында аз язасыз... «Сугыш чоры балалары» күп бирелә: сугыш вакытында 2-3 яшьтә булучылар яза, алар...

2014 елның икенче ярты елына язылу кампаниясе тәмамланды. без район газетасын үзенә юлдаш итеп сайлаучыларның барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез.

«Газетада укырлык әйбер юк... карарлар күп бастырасыз... һәр санда муниципаль район җитәкчелеге турында материал күп...авыл кешеләре турында аз язасыз... «Сугыш чоры балалары» күп бирелә: сугыш вакытында 2-3 яшьтә булучылар яза, алар нәрсә белә соң? районда эшләргә калган яшьләр турында бөтенләй язмыйсыз...». газетабызга язылу вакытында безгә әйткән дәгъвалар әнә шундый. Редакциянең чираттагы планеркасында бу хакта сүз күтәрелде һәм игътибарга алынды. Укучыларыбызны шуңа ышандырабыз: без тыңлый гына түгел, ишетә дә беләбез. Барлык объектив һәм нигезле тәкъдимнәр һәм искәрмәләр, һичшиксез, исәпкә алыначак һәм эшебездә кулланылачак. Әмма кайбер дәлилле принциплар буенча аңлатма бирергә телибез. Кызганычка каршы, без район Советы һәм башкарма комитет документларын бастыруны тулысынча туктата алмыйбыз. Закон нигезендә аларның күбесе СМИда бастырылганнан соң гына көченә керә. Безнең хезмәтләрдән хакимиятнең җирле органы куллана алган бердәнбер басма районда без генә һәм аларның рәсми нәшер итүчеләре булып торабыз.

Моннан тыш, район Советы һәм башкарма комитет муниципаль хокукый актларның аерым күләмен түләүсез нигездә бастырып чыгаруга безнең белән килешү төзи. Бу шартларны без боза алмыйбыз. Әмма соңгы елда мондый басмалар күләме шактый кимеде. карарларның төп тексты конкретлашты, ә аларга кушымталар район сайтында бирелә.

Узган елда без районда барган уңай үзгәрешләрне - яңа биналар, заводлар ачылышын, яңа җитештерү линияләрен файдалануга тапшыру турында ачыграк һәм тулырак бирергә тырыштык. Әлеге чараларның барысы да муниципаль район башлыгы катнашында үтә, димәк, ул безнең фотоаппарат кадрына эләгә. Аның оперативлыгына сокланырга гына кала: бер көндә ул ветеранны юбилее белән котларга да, чираттагы җирлектә очрашу үткәрергә дә, видеоконференциядә катнашырга да, шәхси сораулар белән кабул итәргә дә өлгерә.

Әлеге чараларны яктыртканда без аның исемен әйтми булдыра алмыйбыз. Мондый дәгъваларны кабул итә алмыйбыз, гафу итегез. Килешәбез, район кешеләре турында газета битләрендә хикәяләр җитәрлек түгел. Югыйсә, без гадәти хатларда электрон почтага күчкән авыл хәбәрчеләре белән беренче ел гына эшләмибез.

Әлеге шартлардан мәктәпләр аеруча актив куллана. Мәгълүмат безгә яхшы фотосурәтләр белән вакытында килеп җитә. Затон кадет, Затон, Кама Тамагы, Иске Казиле урта мәктәпләре, Кирельск, Мордва Каратае, Осинники клубын, Тәмте, Затон, Красновидово китапханәләрен, Красновидово музеен, «Долгая Поляна» тыюлыгын һәм башкаларны район авылларында булган чаралар һәм вакыйгалар турындагы мәгълүматларны вакытында биреп барулары уңаеннан билгеләп үтәсе килә. Авыл хәбәрчеләре ярдәмендә сирәк булса да район кешеләре турында мәкаләләр пәйда була. Узган елдан газета битләрендә балачагы сугыш чорына туры килүчеләр хатирәләре бирелә башлады. Әлбәттә, ул елларда басу-кырларда эшләүчеләр күбрәк хәтерли. Алар ул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән.

Әмма аларның күбесе өлкән яшьтә булуларына бәйле рәвештә, барысын да хәтерләми инде хәзер. Ул елларда 3-4 яшьтә булучылар да вакыйгаларны хәтерләми, бары тик өлкәннәр сөйләве буенча гына шәрехли. әмма ул хәтер-хатирә бит. Ышаныгыз, хатирәләре белән уртаклашырга теләүчеләрне кире боруы бик авыр. Әмма язылу кампаниясе барышында әйтелгән дәгъваларның күпчелеге почта хезмәткәрләренә кагыла. «Хат ташучылар газетага яздырасылары килми, өйләргә кереп яздырмыйлар- ди район үзәгенең Гагарин, Дзержинский, Комаров, Коммуналь урамнарында яшәүчеләр...газетаны вакытында китермиләр, - дип зарлана Тенеш, Куйбышев Затон поселокларында һәм башка кайбер авылларда яшәүчеләр... газетаның ике санын бергә китерәләр...» Һичшиксез, соңга калып ирешелгән мәгълүматның мәгънәсе югала. Кешеләр кабул итүгә язылмый кала, әбүнәче көнендә катнаша, түләүсез юридик хезмәттән файдалана алмый кала. Нәтиҗәдә, матбугатның әһәмияте һәм көнүзәклеге югала. Әйе, мәгълүмат электрон төрдә дә бастырыла.

Әмма аның асылы шунда: аңардан һәркем дә куллана алмый. Ягъни, почта хезмәткәрләренә, аерым алганда, хат ташучыларга клиентларга йөз белән борылып, үз эшләренә карашны үзгәртергә кирәк. Югыйсә, Яңасала авылындагы кебек очраклар да булгалый. Редакциягә бер ханым шалтыратып: «Сез хәзер газета чыгармыйсызмы әллә, кушымтасын гына китерделәр?» дип сорады. Почта бүлекчәсендә республика кушымтасын гына китерүләре, ә район газетасын Кама Тамагы РУПСында онытып калдырулары ачыкланды.

Мондый хәл һәркайда да түгел. Без 2014 елның икенче ярты елына язылу планын үтәгән элемтә бүлекчәләренә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Аеруча Тәмте почта элемтәсе бүлекчәсе мөдире Любовь Юдичевага. Ул конкурста икенче урынны гына алса да, күләме буенча җиңүчене күпкә узып киткән. тулаем алганда, Тәмтедә газетага язылуны уңай якка үзгәрткән. бу тагын бер кат бер кешенең күпне башкара алганын күрсәтә. 2-3 авылга хезмәт күрсәтеп, почтаны вакытында китергән хат ташучыларга да рәхмәтлебез.

Бүген редакциядә тәҗрибәле коллектив эшли. Һәрберсенең газетада эшләү стажы 10-20 ел һәм аннан күбрәк. Әмма, тәҗрибәгә карамастан, без яңалыкка омтылабыз, вакыт белән бергә атларга тырышабыз. Бу юлдан, хөрмәтле әбүнәчеләребез, сезнең белән бергә атларбыз, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев