Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Файдалы очрашу

Узган шимбәдә район предприятие һәм учреждениеләрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков булып китте. Аның белән бергә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре дә бар иде.

Программа буенча иң беренче Красновидовода Фәйзуллиннарның гаилә фермасында булдылар. Эшмәкәр Сергей Фәйзуллин ясалма сулыкларда балык үрчетүне районда беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Аның эше күпләрне үзенә җәлеп итә һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки яр буенда урнашкан поселокта яшәүчеләр балыкны елгадан тотарга гадәтләнгән. Гаилә фермасы хуҗасы бүгенге көндә үз эшенең әһәмияте, файдасы һәм республиканың аңа нинди ярдәм күрсәтүе, нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Райондагы әһәмиятле предприятиеләрнең берсе - Кама Тамагы гипс руднигында премьер-министр гипс ташы төяү процессы белән танышты, гипс бораулау һәм чыгаруның алып барылышын карады, предприятиенең планнары белән кызыксынды. Сорауларга предприятиенең генераль директоры Сергей Алешин һәм акционер Тәлгать Абдуллин җавап бирде.

Аннан соң Илдар Шәүкәт улы район дәваханәсендә булды. Реконструкция алып барылучы хирургия бүлегендә заманча җиһазларны карады.

Район мәдәният йортында үткәрелгән халык белән очрашуны РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидат Илдар Гыйлметдинов башлады. Ул партиядәшләренең эшләре һәм планнары турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Аннан соң катнашучылар алдында муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыгыш ясады, ул соңгы елларда районда башкарылган эшләр турында сөйләде: алар торак һәм юллар төзелеше, күпфатирлы йортлар, котельня, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт.

Узган җәйдә һәркемне тетрәндергән фаҗигадән соң районда республика җитәкчеләренең барысы да диярлек булып китте. Безнең проблемалар һәм мәшәкатьләр белән яхшы таныш, шуңа күрә Илдар Халиков залда утыручылар белән якын танышлары кебек аралашты.

"Минемчә, районнарда бүгенге кебек очрашулар бик файдалы, алар халык белән туры элемтә булдыра, предприятиеләрдә булып, проблемаларны үзең күрәсең. Шуңа күрә күтәрелгән күп кенә мәсьәләләр республика хөкүмәте дәрәҗәсендә хәл ителә", - дип билгеләде премьер-министр. Кыскача республикадагы эшләр белән таныштырды, ул билгеләп үткәнчә, безнең районда башка районнардан аермалы буларак, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре арасында баланс күзәтелә, бу исә район икътисадын уңышлы үстерүгә мөмкинлек бирә. Шулай ук киләчәктә республиканы үстерүдә төп проблемаларга тукталды. Залдан сорау бирүчеләр дә булды, аерым алганда, Красновидово мәктәбен реконструкцияләү, Тенеш штпда поселок эчендәге юллар төзелеше, торакны капиталь ремонтлау программасын дәвам итү, Куйбышев Затон штпда суүткәргечне ремонтлау турында. Гомумән алганда, сөйләшү конструктив һәм үзара файдалы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев