Эшнең яңа формалары һәм алымнары – вакыт таләбе
Россия ФМСы хәзерге сыйфатында РФ Президентының 2004 елның мартындагы фәрманы нигезендә оештырыла. 2006 елның 1 гыйнварыннан Россия миграция хезмәтенең төбәк органнары төзелә. Ике дистә ел эчендә эшнең яңа формалары һәм алымнарын үзләштереп, вәкаләтләре даирәсен киңәйтеп, миграция хезмәте шактый тәҗрибә туплаган. Бүген ФМС- чит ил гражданнарын исәпкә алу, гражданнарны теркәү мәсьәләләре,...
Россия ФМСы хәзерге сыйфатында РФ Президентының 2004 елның мартындагы фәрманы нигезендә оештырыла. 2006 елның 1 гыйнварыннан Россия миграция хезмәтенең төбәк органнары төзелә. Ике дистә ел эчендә эшнең яңа формалары һәм алымнарын үзләштереп, вәкаләтләре даирәсен киңәйтеп, миграция хезмәте шактый тәҗрибә туплаган. Бүген ФМС- чит ил гражданнарын исәпкә алу, гражданнарны теркәү мәсьәләләре, илебезгә керү документларын рәсмиләштерү һәм башкалар белән шөгыльләнүче мөстәкыйль орган.
Кама Тамагы районында ТРда Россия УФМС төбәк пунктының һөнәри бәйрәме алдыннан миграция тармагында дәүләт сәясәтен гамәлгә кую эшчәнлеге һәм миграция хәле турында аның җитәкчесе Роза Хисамова белән сөйләштек.
- Соңгы елларда Россиядә, тулаем алганда республикабыз территориясендә миграция агымы артуы күзәтелә. Безнең илгә чит ил гражданнары күпләп килә. Миграция хезмәтенең эше артты, сез аны ничек башкарып чыгасыз? - Чыннан да, соңгы елларда эш күләме артты. Украинадагы соңгы вакыйгалар безнең хезмәткәрләрне яңа форматта эшләргә- Украинадан китәргә мәҗбүр булган гражданнарга вакытлыча яшәү мөмкинлеге рәсмиләштерергә мәҗбүр итте. - Роза Салиховна, бүгенге көндә бездә украиналылар күпме һәм Украинадан тагын кешеләр көтеләме? - Хәзер эшебез нигездә Украина белән бәйле. Бүгенге көнгә район Украинадан 32 кешене кабул итте, алар барысы да вакытлыча яшәүгә рөхсәт алды, күпчелеге безнең районда калырга тели. 2015 ел башыннан безгә тагын 9 кеше кайтты. Казанда ведомство киңәшмәсендә безгә якындагы вакытта республикага Украина территориясеннән тагын 4 мең гражданин кайтуы көтелә дип хәбәр иттеләр. Бу юнәлештә бүлек эшен дәвам итәчәк.
- Оператив-кисәтү чаралары үткәрү дә ФМС өчен мөһим бурыч булып тора. Рейдка чыгуларның нәтиҗәләре нинди?
- Агымдагы елның биш аенда оператив кисәтү чаралары саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 11 процентка артты. Бу планда без уртак рейдлар, тикшерүләр үткәреп, прокуратура һәм полиция бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшлибез, нәтиҗәләр газетада даими яктыртыла.
- Эчке һәм чит ил паспортлары бирү буенча пункт нинди эшләр башкара?
- Гражданнарга бирелүче РФ һәм чит ил паспортлары саны артты. Мәсәлән, ел башыннан алар саны 33%ка артты. РФ гражданины паспортын беренче тапкыр алуга килсәк, район егетләре һәм кызларына төп документны без ЗАГС, яшьләр эше һәм спорт бүлекләре белән бергә тантаналы шартларда тапшырабыз.
- Роза Салиховна, төбәк пункты башкарган эш күләме шактый. Сездә ничә хезмәткәр эшли?
- ФМС пунктын 12 ел җитәклим. Әйдәүче белгеч -эксперт Илнар Мәннапов һәм паспорт-виза эшенең өлкән инспекторы Ләйсән Мәһдиева - югары юридик белемле яшь белгечләр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Роза Салих кызы Хисамова системада 24 ел эшли. Реформа, үзгәртүнең күп этапларын узган. Эчке хезмәт майоры ФМС төбәк пунктын җитәкләп, бүген дә эшнең заманча нәтиҗәле формаларын һәм алымнарын куллана. Җирле ФМС хезмәткәрләре һәр каматамагылыларның йөзләрен белмәсәләр дә, аларны бер тапкыр булса да күргәннәр. Район яшүсмерләре гомерләрендәге беренче паспортларын алар кулыннан ала, без төп документны алардан алабыз, статусыбызны үзгәртәбез, ярдәм сорап киләбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев