Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Читтә калмадылар

Җиденче ел инде Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үткәрелә. Шушы вакыт эчендә безнең районда гына да аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче 250дән артык беренче сыйныфка баручы балага 1 сентябрьгә язу әсбаплары тутырылган букча һәм спорт формасы бүләк ителде. Узган җомгада мәктәп турындагы күңелле җырлар һәм әти-әниләре белән баручы матур...

Җиденче ел инде Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе үткәрелә. Шушы вакыт эчендә безнең районда гына да аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче 250дән артык беренче сыйныфка баручы балага 1 сентябрьгә язу әсбаплары тутырылган букча һәм спорт формасы бүләк ителде.
Узган җомгада мәктәп турындагы күңелле җырлар һәм әти-әниләре белән баручы матур киенгән балалар күпләрнең игътибарын җәлеп иткәндер. Акциядә катнашучы балалар музыка мәктәбе актлар залына ашыкты, биредә аларны социаль яклау идарәсе һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре каршы алды. Беренче сыйныфка баручы 35 баланы яңа уку елы белән котлап бүләкләр тапшырырга, район, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре килгән иде.
-Бүгенге көндә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев. -Беренче планга гаилә роле, аның мәктәп белән тыгыз элемтәсе чыга. Мин киләчәктә сезгә һөнәриләр булуыгызны телим. Безнең төп бурыч сезне үз Ватанын яратучы, ата-аналарын хөрмәт итүче илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләү.
КФУ ректоры Илшат Гафуров исеменнән рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнү өчен Лилия Нургатина матур китаплар тапшырды. "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлегеннән символикалы футболкалар таратылды. Акциядә катнашучыларның һәркайсына спорт костюмнары да алынган иде.
Районның беренче сыйныфка баручы балаларына элемтәчеләр традицион биш букча әзерләгән. Аларны РУЭС җитәкчесе Илназ Хөснетдинов тапшырды. Балаларны котларга "Фоника Гипс"ООО вәкиле Татьяна Меркулова, "Кама Тамагы гипс руднигы"ААҖ генераль директоры Сергей Алешин, Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов та килгән иде.
Балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр җырлар башкарды, ә әкият геройлары бу бәйрәмне күңелле дә итте, белемнәрен дә арттырды. Тиздән мәктәпкә. Беренче сыйныфка баручылар кызыклы да, вакыйгаларга бай да мәктәп тормышы алдында тора. Аларның белем дөньясына юллары шатлыклы да, кызыклы да булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев