Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Булачак уңыш нигезе

Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң да районда авыл хезмәтчәннәренең мәшәкатьләре күп әле. Сентябрь - туфракны көзге эшкәртү вакыты. Узган атнада муниципаль район башлыгы каршында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә нәкъ менә шушы мәсьәлә тикшерелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Фатыйхов белән туфракны көзге эшкәртү,...

Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң да районда авыл хезмәтчәннәренең мәшәкатьләре күп әле. Сентябрь - туфракны көзге эшкәртү вакыты.
Узган атнада муниципаль район башлыгы каршында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә нәкъ менә шушы мәсьәлә тикшерелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Фатыйхов белән туфракны көзге эшкәртү, игенчеләр алдына куелган бурычлар, бу эшләрне башкару турында сөйләштек.
-Киңәшмәдә мин Зөфәр Галимулловичка, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренә башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирәм, бүгенге көнгә планда каралган мәйданнарның 35 процентында туфрак эшкәртелгән. Бу юнәлештә авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә эшләр тиешле дәрәҗәдә алып барылмый.
- Эшләрнең сүлпән алып барылуының сәбәпләре нинди?
- Авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре моны һава шартларының начар торуы белән аңлата. Әмма, басуларны карап йөргәндә хуҗалык басуларында тракторларны сирәк күрәсең.
- Альберт Кәримуллович, бүгенге көндә муниципаль район башлыгы, авыл хуҗалыгы идарәсе район игенчеләренә туфракны эшкәртүдә нинди бурычлар куя?
- Һәр авыл хуҗалыгы берләшмәсе буенча туңга сөрү графигы төзелгән, аны үтәү контрольдә тора. Район буенча көненә 800 гектардан ким булмаган эш башкару таләп ителә. Кама Тамагы АХП буенча - 550 га, Ленин исемендәге ООО - 60га, "Олы Кариле" ААҖ - 70 га, КФХ - 80га.
- Бу эшләр кайчанга кадәр дәвам итәргә тиеш?
- Авыл хуҗалыгында бу эшләрне төгәлләү 15 октябрьгә билгеләнгән. Алга куелган бурычларны үтәү өчен механизаторлар ике сменада эшли.
Хуҗалыклардагы барлык тракторлар да басуга чыгарга тиеш. Шул ук вакытта мораль һәм материаль кызыксындыру чаралары да әһәмиятле.
"Язга көздән әзерлән" дигән халык мәкале бар. Киләсе елның уңышы һәм язгы чәчүне уңышлы үткәрү туфракны көзге эшкәртүнең сыйфаты һәм аны үтәүдәге барлык эшләр комплексына бәйле.
Рәсемдә: балтач тракторчысы Илназ Заһидуллин туңга сөрүдә эшләүче «Кама Тамагы» АХП механизаторларының берсе. Ул үги әтисе Ринат Хәйруллин белән бергә «Фэндт» тракторында җәй буе ике сменада туфрак эшкәртүдә эшләгән. Илназның тәҗрибәсе әлегә аз. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын агрономия белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң өч ел элек чит илдә җитештерелгән техникага утыра һәм бер дә үкенми.
«Эштә проблемалар буламы?» - дип сорыйм аңардан.
- Юк, таныш эш.
-Узган ел белән чагыштырганда нинди дә булса яңалык бармы?
-Әйе, тракторга JPS системасы куйдылар һәм хәзер диспетчерлык хезмәте кайда йөргәнне, тукталышны, ягулыкны контрольдә тота. Бу тәртипкә өйрәтә.
Аның сукасы чит илдә җитештерелгән сигез төрәнле, борылышлы, туфрак яхшы эшкәртелә һәм туңга сөрү сыйфатлы килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X