Көн темасы
Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан Кама Тамагында яшәүче журналист, шагыйрә Роза Борһанова белән әңгәмә тәкъдим итәбез
Көннәрдән бер көнне кулыма журналист, шагыйрә Роза Борһанованың "Беренче адымнар" дигән шигырьләр җыентыгы килеп керде. Халыкара хатын-кызлар көне һәм Бөтендөнья язучылар көне җитәрәк аның үзе белән дә таныштым. Роза ханым Кама Тамагында туган. "Тормыш юлым башкаларныкы кебек: урта мәктәп, педучилище, марксизм-ленинизм университеты. Шулай килеп чыкты - мәктәптә бер генә көн...
Көннәрдән бер көнне кулыма журналист, шагыйрә Роза Борһанованың "Беренче адымнар" дигән шигырьләр җыентыгы килеп керде. Халыкара хатын-кызлар көне һәм Бөтендөнья язучылар көне җитәрәк аның үзе белән дә таныштым.
Роза ханым Кама Тамагында туган. "Тормыш юлым башкаларныкы кебек: урта мәктәп, педучилище, марксизм-ленинизм университеты. Шулай килеп чыкты - мәктәптә бер генә көн дә эшләргә туры килмәде. Ләкин 15 елдан артык гомеремне журналистикага багышладым",- дип яза ул җыентыгында.
Педучилищены тәмамлагач, Роза туган поселогына кайта. Башта китапханәче булып эшли.
- Райком өчен күп текстлар җыярга туры килде. Хәреф тә җыйдым, хаталар да төзәттем. Партия райкомның өченче секретаре Рәшит Даутов миңа редакциягә корректор булып керергә тәкъдим итте, - дип искә төшерә Роза Исмәгыйль кызы.
"Кызыл Байрак" район газетасы редакциясенә эшкә урнашып, 15 елдан артык башта корректор, аннары әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдире булып эшли. Гаилә хәле буенча Әлмәткә күчеп китә.
- Анда мин авыру кыз туганымны карадым. Әлмәттә күптиражлы "Химик" газетасында корреспондент булып эшләдем. Бераз вакыт үткәч, кире кайттым, ләкин әти-әни вафат булгач, Тольяттига күчеп киттем, -дип сөйли әңгәмәдәшем.
Әмма кече Ватан үзенә тарта. Тольяттида да Идел янәшәдә генә, тик шулай да туган як яры аны үзенә дәшкән. Ярты ел элек Кама Тамагында фатир сатып алып, ул туган поселогында яши башлый.
Хис-тойгыларны, кичерешләрне рифмага салу теләге, илһам Роза Исмәгыйль кызында олыгая башлагач кына туа.
- Шигырьләрне 46 яшемдә яза башладым, шуңа күрә беренче җыентыгымны "Беренче адымнар" дип атадым. Ул 2004 елда чыкты, - ди шагыйрә.
"Икенче сулыш" дип аталучы тулыландырылган икенче җыентыгы 2014 елда чыккан. Аңа беренче җыентыктагы шигырьләрнең иң яхшылары һәм яңа шигырьләр кергән. Туганнарына, якты дөньядан киткән якыннары истәлегенә багышланган шигырьләр, шулай ук котлаулар "Гаилә учагы" китабына кертелгән тагын бер китабы узган ел чыккан. Иҗаты турында сөйләгәндә, Роза ханым һәр шигырьнең үз язмышы булуы турында әйтте.
- Мин озак вакыт хатын-кызлар коллективында эшләдем. Күпләр мәхәббәт өлкәсендә серләре белән уртаклашалар, киңәш сорыйлар, бәхетле яки бәхетсез мәхәббәт тарихларын сөйлиләр иде. Ә мин аларны тыңлый һәм күңелемә салып куя идем. Шулай дус кызларымның, хезмәттәшләремнең киче-решләре шигъри форма алды. Шигырьләремне укып, күпләр аларда үзләрен таныйлар иде.
- Роза Исмәгыйлевна, мәхәббәт лирикасыннан тыш сезнең табигать, кешеләр турында, яхшылыкка өндәүче социаль рухтагы шигырьләрегез дә бар.
- Шундый бер очрак булды, мин "Алкоголикка" дигән шигыремне бер яшь егеткә багышлап яздым. Ул аны: "Роза апа миңа шигырь язган",- дип башкаларга да күрсәтеп йөргән. Хәзер ул эчүен ташлады, өйләнде. Монда минем шигырь юлларым нинди роль уйнагандыр, белмим, ләкин мин аның өчен шат. Берәр нәрсәгә күңелем әрнесә, тормыштагы гаделсезлекләр, хакимият һәм акчаның кешелек кыйммәтләрен онытырга мәҗбүр итүе турында язам.
- Илһам еш киләме, шигырь җиңел языламы?
- Күченү белән бәйле мәшәкатьләр күп, шуңа күрә илһам әлегә көтеп тора, - дип елмая шагыйрә. - Ә шигырьнең язылуына килгәндә, ул еш кына үзеннән үзе килеп чыга. Күңелгә килгән юлларны төнлә торып язып куйган чаклар да була. Кайвакыт үз шигыремне укып, аның минем каләмнән төшүенә гаҗәпләнеп тә куям.
Шигырь язуда үз көчләрен сынаучы яшь шагыйрьләргә башка авторларны кабатламаска, күңел белән язарга киңәш итә. Шигырьдә азрак чатаклыклар булса да ул үз шигырең булсын, ди ул.
Аның шигырьләре чын күңелдән язылган, ихлас, хис-тойгыларга бай. Алар без - хатын-кызлар, хуҗабикәләр, хатыннар, әниләр турында, югалту-табышлар, яхшылыкка өмет, ышаныч, туган як табигатенә мәхәббәт хакында. Бу шигырьләр безнең хакта, аларда безнең язмышыбыз чагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев