Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Кама Тамагы тәрбиячеләре һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә фото

Бүген районда мәктәпкәчә яшьтәге 15 балалар учреждениесе бар, аңа 670 бала йөри. Балалар бакчасында 63 тәрбияче эшли, яртысыннан күбесе югары белемле һәм беренче квалификация категорияле. 27 сентябрьдә тәрбиячеләр үзләренең һөнәри бәйрәмен - Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Иске Казиле "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Резидә Мифтахова, бу җаваплы һөнәрне...

Бүген районда мәктәпкәчә яшьтәге 15 балалар учреждениесе бар, аңа 670 бала йөри. Балалар бакчасында 63 тәрбияче эшли, яртысыннан күбесе югары белемле һәм беренче квалификация категорияле. 27 сентябрьдә тәрбиячеләр үзләренең һөнәри бәйрәмен - Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Иске Казиле "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Резидә Мифтахова, бу җаваплы һөнәрне сайлаучыларның берсе.


Беренче квалификация категорияле педагог мәктәпкәчә белем бирү системасында 30 ел хезмәт куя. Аның хезмәт эшчәнлеге 1986 елда башлана, нәкъ менә шушы елда авылда мәктәп-интернат бинасында балалар бакчасы ачыла. Аларга бинаны үз куллары белән җиһазларга туры килә.
- Беренче елны бакчага 12 бала йөрде. Эшләү шартлары да гади түгел - бернинди уңайлыклар юк, кышын бүлмә салкын, балалар раскладушкаларда йоклады, - дип искә алды Резидә Әгъзам кызы.
2002 елда Иске Казиле урта мәктәбенең яңа бинасы ачылгач, анда балалар бакчасы өчен дә урын табыла. Бүген балалар иркен, уңайлы һәм якты бүлмәләргә килә. Бакча уенчыклар һәм укыту-методик әсбаплар белән тәэмин ителгән. Зал төрле уен зоналарына бүленгән. Балалар бакчасында тәрбия эше инновацион алымнар кулланып, Федераль дәүләт стандартлары буенча алып барыла. Бакча мөдире җитәкчесе Гөлсинә Вәрис кызы Ганибаева җитәкчелегендәге 4 хезмәткәр ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә тора. Биредә хезмәт куючыларның һәркайсы хезмәтен яратып, бөтен күңелен биреп башкара. Бүген балалар бакчасына 14 бала йөри, аларны күршедәге Атабай, Каратал, Бишалаб, Кыртапа авылларыннан да китерәләр. Һәр көнне Резидә Әгъзам кызы аларны елмаеп һәм матур сүзләр белән каршы ала.
- Минем өчен 30 ел сизелмичә дә узып китте, бу һөнәремне дөрес сайлаганга күрәдер, мөгаен. Мин балаларны бик яратам, эшкә бәйрәмгә барган кебек киләм. Ял көннәреннән соң да сагынып тизрәк балалар янына ашыгам, алар да мине шатланып каршы ала.
Балалар бакчасы коллективы һәм анда тәрбияләнүчеләр төрле район һәм республика конкурсларында да актив катнаша. Алар алган Дипломнар, Мактау кәгазьләре саны шактый тупланган. Агымдагы елда укытучыларның август киңәшмәсендә Резидә Мифтахова "Билингваль балалар бакчасы" үз проектын уңышлы тормышка ашырган өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт кәгазе белән бүләкләнде. Ул бүген дә иҗади идеяләр белән янып яши, төрле кызыклы чаралар үткәрә һәм балаларның яраткан тәрбиячесе булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев