Көн темасы
Бүген Халыкара музейлар көне уңаеннан Кама Тамагы музейлары турында мәкалә тәкъдим итәбез
Безнең районда бүгенге көндә өч музей - район үзәгендә урнашкан туган якны өйрәнү музее, Туфан Миңнуллин музей-йорты, Красновидоводагы М.Горький исемендәге музей, шулай ук биш мәктәп музее бар. Туган якны өйрәнү музеена 1987 елның 21 ноябрендә, Октябрь революциясенең 70еллыгы билгеләнеп үткән елда, нигез салына. Ачылу тантанасы 1992 елның 1 мартында була....
Безнең районда бүгенге көндә өч музей - район үзәгендә урнашкан туган якны өйрәнү музее, Туфан Миңнуллин музей-йорты, Красновидоводагы М.Горький исемендәге музей, шулай ук биш мәктәп музее бар.
Туган якны өйрәнү музеена 1987 елның 21 ноябрендә, Октябрь революциясенең 70еллыгы билгеләнеп үткән елда, нигез салына. Ачылу тантанасы 1992 елның 1 мартында була. Музейга нигез салучы һәм аның беренче директоры - Мария Драгунова. Беренче 37 экспонатны исә Александр Васильев бүләк итә. Аның картиналары музейның күргәзмә залы үзәгендә урын алган. Мария Александровна эшен Резедә Нуриева, Ирания Сәгъдиева, Фаягөл Хәйбуллина, бүгенге көндә Рәсимә Идиятова дәвам итә. 2007 елда музей яңа бинага күчте. 2012 елда якташыбыз, язучы-драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә яңа музей - Т.Миңнуллин музей-йорты ачылды. Туган якны өйрәнү музеенда барлыгы биш зал: тарихи-археологик, этнографик, хәрби, бүгенге көн залы, күргәзмә һәм табигать залы бар. Музей директоры Рәсимә Идиятова сүзләре буенча, төп фондта 7874 экспонат һәм ярдәмче фондта 1867 экспонат исәптә тора. 37 экспонат узган ел "Бүләк итү көне"ндә төп фондны тулыландырган. 2015 елда музейга килүчеләр саны 5414 кешене тәшкил иткән. Шулардан музейга экскурсиягә килүчеләр 1710, чаралар вакытында килү - 1473, лекцияләрдә тыңлаучылар - 467. Узган ел музейга күрше районнардан, Казаннан килгәннәр. Алар арасында ТР мәдәният министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Г.Камал исемендәге театр, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары, язучылар, "Таттелеком" ПАОдан килгән кунаклар, Людгвислуст шәһәреннән килгән немец укучылары делегациясе дә бар.
Тарихны кешеләр барлыкка китерә, ә хәтердә вакыйгалар саклана. Районыбыз тарихын барлыкка китергән ата-бабаларыбыз хәтеренә булган мөнәсәбәт уңай булып кала. Халыкның үткәннәр белән кызыксынуы кимемәс, музейларга исә сукмак беркайчан да өзелмәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев