Август. Басулар игътибар үзәгендә
Август - катлаулы ай. Бөртеклеләрне җыю белән бергә икенче кат терлек азыгы чаптырыла, салам өелә, туңга сөрелә, уҗымнар чәчелә, силос салына. Боларның барысына да эшче куллар һәм техника кирәк. - Районда чәчелгән 24000 гектар мәйданнарның 6967 гектарында игеннәр җыеп алынды,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев....
Август - катлаулы ай. Бөртеклеләрне җыю белән бергә икенче кат терлек азыгы чаптырыла, салам өелә, туңга сөрелә, уҗымнар чәчелә, силос салына. Боларның барысына да эшче куллар һәм техника кирәк.
- Районда чәчелгән 24000 гектар мәйданнарның 6967 гектарында игеннәр җыеп алынды,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев. - Әгәр барлык эшләрне көзгә кадәр төгәлләргә кирәклеген исәпкә алсак, алда киеренке 24 эш көне бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә көн саен бөртеклеләрне 800 гектардан артыграк җыеп алырга кирәк. Урып-җыю башында шундый нәтиҗәгә ирешелгән иде. Кайбер көн комбайнчылар тәүлегенә 900 гектарга кадәр суктырды. Әмма яңгырлардан соң ритм үзгәрде. Һава шартларының үзгәреп торуы һәм югары дымлылык авыл хезмәтчәннәренә эшләргә мөмкинлек бирми.
- Ни өчен тапшырылган ашлык саннарында Кама Тамагы ашлык кабул итү предприятиесе белән сезнең арада аерма бар?
- Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлыкны Кама Тамагы ашлык кабул итү предприятиесенә генә илтми. Аның бер өлеше Куланга элеваторына тапшырыла. "Красный Восток" холдинг кампаниясе бүлекчәләре ашлыкны Пещичедагы үзләренең ашлык кабул итү предприятиесенә ташый. Әгәр барлык ашлыкны бергә кушсак, район буенча 6 августка 6681 тоннадан артык ашлык тапшырылган. Район буенча бу көнгә 13098 тонна ашлык суктырылган. Хәзер авыл хуҗалыгы предприятиеләре орлык әзерләү белән мәшгуль. "Кама Тамагы" АХПда көзге арыш орлыгын Келәнчедәге ындыр табагына, бодайны Олы Карамал, Сөйки һәм Олы Салтыкка китерә. "Олы Кариле"ААҖда да орлык салалар. Комбайнчылар һәм ашлык ташучы машиналар һәр аяз көнне тулы көченә файдаланып эшли.
Данил Төхвәтуллин "Мега" комбайнында 7221 центнер, Илнар Хәмидуллин "Лексион"да 5969 центнер ашлык суктырган. Башка комбайнчылар да алардан калышмый. Иртәнге чык төшкәнче эшләп калырга тырышалар. Шулай да Илфат Вәлиев сүзләренә караганда, техника җитешмәве сизелә. АХП соңгы тапкыр 5 комбайнны 2012 елда алган, калганнарына 9-10 ел. Алар еш җимерелә, ә тик торулар урып-җыю вакытын арттыра һәм югалтуларга китерә. Урып-җыюның беренче көннәрендә гектарыннан 23-24 центнер уңыш чыкканга шатланган идек, ә хәзер 18-19 центнер уңыш алабыз. Әгәр урып-җыю сентябрьгә кала икән, югалтулар тагын да артачак һәм моңа юл куярга ярамый.
-Бүгенге көндә "Кама Тамагы"АХП басуларында 11 комбайн эшли,-ди предприятиенең генераль директоры Рамил Каюмов.
- Бөртеклеләрне җыеп алуга биш отряд төзелде, комбайннардан ашлык ташучы машиналар белән проблема юк. Хезмәтне оештыру планында барысы да эшләнелгән, тик торулар юк, ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Эшкә яңгырлар гына киртә куярга мөмкин. Безнең бурыч- бөртеклеләрне август ахырына кадәр җыеп бетерү һәм без моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев