Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл хуҗалыгына – яшел ут

14 августтан "2012-2014 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаган фермерларга ярдәм" ведомство программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында конкурста катнашучыларны сайлап алу өчен заявка һәм документлар кабул ителә башлады. Конкурста кемнәр катнаша ала, яңа эш башлаган фермерларга никадәр суммага исәп тотарга мөмкин, нинди документлар җыярга кирәк- бу хакта газета укучыларга...

14 августтан "2012-2014 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаган фермерларга ярдәм" ведомство программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында конкурста катнашучыларны сайлап алу өчен заявка һәм документлар кабул ителә башлады.
Конкурста кемнәр катнаша ала, яңа эш башлаган фермерларга никадәр суммага исәп тотарга мөмкин, нинди документлар җыярга кирәк- бу хакта газета укучыларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге консультанты Илфат Вәлиев сөйли.
- Яңа эш башлаган фермерларга кемнәрне кертергә мөмкин?
- Бу системада ике елга кадәр эшләгән һәр КФХ җитәкчесе яңа эш башлаган фермер булып санала, димәк автомат рәвештә шушы программага керә. Әмма гариза бирүче алдагы елларда КФХны, гаилә фермаларын үстерүгә грант яки үзмәшгульлек буенча грант алмаган булырга тиеш. Гариза бирүче КФХ ачканчы өч елга кадәр эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнмәгән эшмәкәр дә булырга мөмкин.
- Димәк КФХ яки ИПны ябып, аннан соң кабат КФХ ачучылар, үзен яңа эш башлаган фермер итеп күрсәтә алмый?
- Әйе. Моннан тыш, гариза бирүченең авыл хуҗалыгы юнәлешендәге белеме яки авыл хуҗалыгында кимендә өч ел хезмәт стажы булырга, яки туганнары белән кимендә өч ел шәхси ярдәмче хуҗалык алып барырга тиеш.
- Гариза бирүченең күпме акчасы булырга тиеш?
- Эшмәкәрнең счетында грантка дәгъва ителгән сумманың кимендә 10 проценты булырга тиеш. Грант откан очракта гариза бирүче шушы юнәлештә биш ел эшли.
- Откан акчаны нәрсәгә тотарга мөмкин?
- Грант акчасына җир участогы сатып алырга, төзелеш өчен проект документациясе эшләтергә, ферма төзергә яки реконструкцияләргә, техника яки җиһазлар сатып алырга, терлекләр, орлыклар, үсентеләр, ашлама, агулы химикатлар алырга, фермага юл салдырырга, йорт төзергә, сатып алырга яки ремонтларга мөмкин.
Шуңа игътибарны юнәлтәсе килә, грантка күбрәк балл җыючылар ия була. Баллар милектә булган җир, авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек биналары өчен исәпләнә. Әгәр сез мөгезле эре терлек сатып алырга уйлагансыз икән, сезгә 10 балл кушыла, әгәр кәҗә яки дуңгызлар алсагыз- 5 балл. Программа буенча максималь 80 балл җыярга мөмкин.
- Яңа эш башлаган фермерлар күпме суммага исәп тота ала?
- Агымдагы елда фермер хуҗалыгы оештыру һәм үстерү өчен 1,5 млн.сумга кадәр грант алырга мөмкин. Конкурста катнашып грант алучылар торак йорт төзелеше яки аны реконструкцияләү, яисә аңа коммуникацияләр үткәрү, яки микроавтобус сатып алу өчен бер тапкыр бирелүче 250 мең сумга кадәр пособиега дәгъва белдерә ала.
- Гаилә фермер хуҗалык-лары нәрсәгә исәп тота ала?
- Республика территория-сендә гаилә фермалары өчен Федераль һәм республика программалары гамәлдә. Беренчесендә КФХны үстерү өчен 5 млн.сумга кадәр субсидия күздә тотыла. Ул 1 ел һәм аннан күбрәк эшләүче, кимендә өч эш урыны булган гаилә фермалары өчен каралган. Региональ программада ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль район башкарма комитеты һәм фермер арасында өч яклы килешү күздә тотыла. Шушы программа буенча фермер терлекчелек биналары төзелешен тәмамлау өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан 1 млн.сумга кадәр һәм муниципаль районнан 1 млн.сумга кадәр акча алырга мөмкин, әмма бер шарты бар: миллион сумлык эш күләменең яртысы тәмамланган булырга тиеш. Алексей Цыганов (рәсемдә) узган ел бу программа буенча документлар әзерләде һәм агымдагы елда төзелеш тәмамлау өчен грант алды.
- "Лизинг-грант" программасында катнашучыларга нинди шартлар каралган?
- Бу программа буенча фермерлар авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар алуга миллион сумга кадәр грант ота ала. Бу вакытта, әгәр КФХ бер ел эшли икән, дәүләт техниканың 45 процентын каплый, өч елдан күбрәк эшләсә- 30 процентын.
Шунысын да искәртеп китик, конкурста катнашу өчен документлар исемлеге белән ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район сайтларында танышырга яки район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән килеп белешергә мөмкин. "Яңа эш башлаган фермер" конкурсына заявкалар кабул итү 12 сентябрьдә төгәлләнә. Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында алып барыла. Фермерлар конкурс комиссиясенә документларны үзләре тапшыра, шулай ук үз проектларын яклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев