Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әнкәйләрнең изгелеген яши-яши аңлыйбыз

Ноябрь ахырында һәркемнең күңелен алгысыта торган күркәм бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Без һәммәбез "әни" дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз. Ана сөте белән кергән тәбрия, ана теле белән кергән тиңсез рухи хәзинәне без гомер буе күңелебездә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга бүләк итеп тапшырабыз.

Олы Кариле авыл җирлегендә биш бала әнисе Сания Галимҗанова әнә шундый ихтирамга лаек аналарның берсе. Тормыш иптәше Мансур белән алар икесе дә шушы авыл кешесе, үзләре корган нигездә матур һәм тату яшиләр. "Бала туган саен өйне зурайта тордык", - ди гаилә башлыгы. Узган елны МР башлыгы ярдәмендә гаилә фермасы оештыралар. Үзләренең өч сыеры янына дәүләт биргән субсидия акчасына Яшел Үзәннән тагын 21 баш савым сыеры алып кайталар (моннан тыш, 15 бозау, 35 сарык, 3 ат, 70тән артык каз-үрдәк бар). 50х50 программасы белән суыткыч җиһазлары, лизинг-грант програмасына КУН-10 тракторы, төягеч һәм төргәккә җыючы техника сатып алалар. Тирес чыгару гына кул хезмәте, дию дөрес үк булмас, чөнки ир балаларга эш җитәрлек биредә. Печән таратасы, хәер, су терлек алдына кертелгән, фураж белән саламны изеп бирәсе һәм авылның тагын мең төрле мәшәкате... Әле ярый, өч ир бала һәм ике кызлары бар. Дөрес, Алинә Казан медицина көллиятендә укый, әмма аның урынында киленнәре Венера һәм оныклары Әдилә. Барысы да бер түбә астында гөр килеп яшиләр. Район якыннан гына аларга терлек азыгы әзерләү өчен 46 га җир биргән. Киләчәктә аны башка төр культура белән дә аралаштырырга уйлыйлар.

"Көнгә 180-200 л сөт тапшырабыз, шәхси эшмәкәр Рөстәм Әскәров 1 литрын 12 сумнан килеп ала. Акчасын вакытында бирә", ди Сания ханым. Киләчәккә планнарыгыз бармы, дип сорагач, йорт хуҗасы сүзгә кушылып: "Тагын сарай төзеп, терлек баш санын арттырырга ниятлибез", -диде. УСХиПның җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илфат Вәлиев әйтүенчә, районда Галимҗановлар быел эш башлаган югары технологияле 4 гаилә фермасының берсе.

"Балалар һәрвакыт кул арасында, малайлар әтиләре янында булды. Алар белән кыенлыклар сизелми дә",- дип горурлана ана. Өлкәне Илнар: "Әни безне тәртипле, тәүфыйклы булыгыз дип үстерде, әти белән тату, үрнәк кеше алар", -ди. 1 сыйныфта укучы төпчекләре Алсинә: "Мин әнигә булышам: табак-савыт юам, өй җыештырам (өйнең зурлыгы-сөбханалла!), чөнки әни мине "матур кызым", - дип ярата", - ди.

Әйе, мондый ягымлы, бердәм гаилә күзләрне иркәли, биш айлык бәләкәй Әдилә дә янәшәдәге тыныч - татулыкны тоеп үсә, ул да матурлыкны дәвам итәр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев