Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алман делегациясе кунакта

Безнең районда тугандаш Людвигслуст алман шәһәреннән бургомистр Райнхард Мах җитәкчелегендә делегация булып китте. Кунакларга район, Казан шәһәре, Болгар һәм башка истәлекле урыннар буенча киң мәдәни һәм экскурсия программасы тәкъдим ителгән иде. Узган шимбәдә, кунакларның бездә булуларының соңгы көнендә, визитка йомгаклар ясау, киләчәк хезмәттәшлеккә уртак план сайлау өчен алар муниципаль район...

Безнең районда тугандаш Людвигслуст алман шәһәреннән бургомистр Райнхард Мах җитәкчелегендә делегация булып китте. Кунакларга район, Казан шәһәре, Болгар һәм башка истәлекле урыннар буенча киң мәдәни һәм экскурсия программасы тәкъдим ителгән иде. Узган шимбәдә, кунакларның бездә булуларының соңгы көнендә, визитка йомгаклар ясау, киләчәк хезмәттәшлеккә уртак план сайлау өчен алар муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән очрашты.
Зөфәр Галимуллович кунакларны район тарихы, мәдәни традицияләр белән таныштырды, авыл хуҗалыгын, кече һәм урта бизнесны үстерү, "Фоника- Гипс" заводы турында сөйләде.
Мах әфәнде сүзен районда балалар өчен эшләр алып барылуыннан башлады.Ул коллегалары белән берлектә мәктәпләр һәм балалар бакчаларында булып, яшь буынның нинди шартларда тәрбияләнүен күрделәр. Бургомистр соңгы елларда матурланган Казан шәһәре турында сокланып сөйләде. "Фоника Гипс" гипс эшкәртү заводы, аның технологик линияләре, заманча җитештерү шартлары турында да кунаклар югары фикердә. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, киләчәктә биредә җиләк-җимеш бакчасы утыртылачак һәм продукция алу өчен технологик җиһазлар куелачак. Моннан тыш, модульле биналар эшләп чыгару, мәсәлән, клуб учреждениеләре өчен, производствосы төзеләчәк. Сүз районның һәм аерым мәктәпләрнең югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлеге, мәктәп укучыларына абитуриентларга ярдәм, яшь белгечләргә ярдәм күрсәтүче гамәлдәге республика һәм федераль программалар турында да барды.
Яшь гаиләләргә торак төзелеше турында сүз булды. Әгәр соңгы вакытларда безнең районда яшьләр өчен 150дән артык йорт төзелгән булса, кунаклар сүзенә караганда, аларда андый күләмдә үк түгел. Туризмны үстерергә кирәк, бу юнәлештә алман партнерларының тәҗрибәсе күбрәк. Тиешле программа булдырганда ул безгә дә ярар иде. Районда күп балалы гаиләләргә ярдәм программасы да эшли.
Мах әфәнде безнең районда алман рәссамы күргәзмәсен оештырырга тәкъдим итте.
Делегацияләр алышуга килсәк, районнар арасында тыгыз хезмәттәшлекне ныгыту, мәдәният һәм көнкүрешне күбрәк аңлау, балалар кабул итүче як гаиләләрендә булуга карар кабул ителде, бу формаль булмаган аралашуны җайга салачак, телне үзләштерүгә дә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, башка белгечләр белән дә алышырга кирәк.
Рәсемдә: МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев очрашуда алман делегациясе белән сувенирлар алыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев