Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ак халатлы кешеләр хезмәте

Медицина хезмәткәрләре көне 1980 елдан башлап рәсми рәвештә июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне медицина хезмәткәрләре көне белән табибларны, шәфкать туташларын, санитарларны, шулай ук сәламәтлек саклау тармагына аз гына булса да кагылышы булган кешеләрне котлыйлар. Әлеге көн күптән инде һөнәри бәйрәм чикләреннән чыкты, чөнки дөньяда ак халатлы кешеләргә ярдәм...

Медицина хезмәткәрләре көне 1980 елдан башлап рәсми рәвештә июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Бу көнне медицина хезмәткәрләре көне белән табибларны, шәфкать туташларын, санитарларны, шулай ук сәламәтлек саклау тармагына аз гына булса да кагылышы булган кешеләрне котлыйлар. Әлеге көн күптән инде һөнәри бәйрәм чикләреннән чыкты, чөнки дөньяда ак халатлы кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кеше юк. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре нәкъ менә бу көнне үзләренең кирәклеген һәм әһәмиятен аеруча сизә, үз һөнәрләре, уңышлары һәм казанышлары белән горурлана.
Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, шулай ук сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле эшләгән өчен "Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсе дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мактау грамоталары белән бүләкләнде. Болар- участок табиб-терапевты Чулпан Вәлиева (рәсемдә), терапия бүлегенең процедура медицина шәфкать туташы Алсу Гайнетдинова һәм Олы Салтык фельдшер-акушерлык пункты мөдире, акушерка Рушания Мәннапова, шулай ук Куйбышев Затон участок табиб-терапевты Олег Наумов, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Елена Ногтева, йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы Альбина Сөләйманова, Тәмте авылының клиник- диагностика лабораториясе фельдшер лаборанты Алия Фатыйхова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Кеше тормышында медицинаның әһәмияте бәһасез. Гаҗәп тә түгел, иң гуманлы һөнәр вәкилләреннән көн саен, сәгать саен һөнәри бурычларына тугрылык таләп ителә. Үзләренең фидакарь хезмәтләре, югары һөнәрилекләре, кеше хәленә керә белүләре белән алар район халкының ихтирамын казанды. Замана катлаулылыкларына карамастан, алар үз өсләренә алынган һөнәри бурыч- кешеләргә сәламәтлекләрен, ә кайвакыт гомерләрен кайтарып бирү бурычын чын күңелдән башкаруларын дәвам итә.
Терапия бүлегенең процедура шәфкать туташы Алсу Гайнетдинова үзәк район сырхауханәсендә 30 елга якын эшли. Ул бирегә эшкә 1983 елда Буа медицина училищесын тәмамлаганнан соң килә. "Шушы еллар эчендә Алсу Гайнетдинова үзен грамоталы, дисциплиналы инициативалы хезмәткәр итеп күрсәтте. Үз вазыйфасын җиренә җиткереп, җаваплы башкара",- ди аның турында үзәк район сырхауханәсе баш табибы Ильяс Миңневәлиев. "Алсу ханым кирәкле мәгълүматларны исәпкә алучы медицина документларын бик пөхтә алып бара. Аның бәвел куыгына катетер кую, ашказаны юдырту күнекмәләре бар. Уколларны, системаларны бик оста куя. Авыруларга карата әдәпле, сабыр, игътибарлы",- ди үзәк район сырхауханәсенең өлкән шәфкать туташы Лариса Агафонова.
2000 елда Алсу Гайнетдиновага белгечлеге буенча югары квалификация категориясе бирелгән.
Ак халатлы кешеләр хезмәте- халык иминлеге хакына хезмәт итү ул. Үз эшенә тугрылык, фидакарьлек, югары һөнәрилек һәм шәфкатьлелек- медицина хезмәткәрләрен аерып торучы сыйфатлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев