3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидлар декадасы уздыру инде традициягә әйләнде. Һәр ел саен бу ункөнлектә инвалидлар өчен төрле чаралар оештырыла.
29 ноябрьдә районның 15 кешесе инвалидлар декадасы кысаларында Казан циркына барды. Экскурсияне Анна Зубарева җитәкчелегендәге район инвалидлар җәмгыяте оештырды.
5 декабрьдә районның барлык инвалидлары Кама Тамагы...
3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидлар декадасы уздыру инде традициягә әйләнде. Һәр ел саен бу ункөнлектә инвалидлар өчен төрле чаралар оештырыла.
29 ноябрьдә районның 15 кешесе инвалидлар декадасы кысаларында Казан циркына барды. Экскурсияне Анна Зубарева җитәкчелегендәге район инвалидлар җәмгыяте оештырды.
5 декабрьдә районның барлык инвалидлары Кама Тамагы мунчасына һәм Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 97 йорт адресы буенча урнашкан «Афродита» чәчтарашына 50 процентлы ташлама белән килә алалар. Үзегез белән шәхесне һәм инвалидлыкны раслаучы документ булуы сорала.
9 декабрьдә ЦСОНда инвалидларны борчыган мәсьәләләр буенча "түгәрәк өстәл" җыелышы булачак. Монда эшкә урнашу, мөмкинлекләре чикле кешеләргә төрле ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралачак, ункөнлеккә нәтиҗәләр ясалачак.
Нет комментариев