Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

27 март көнне Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы зират өстендә манара кую җыены булды

Манараны Низам абый һәм Галиябану апа Шиһаповларның уллары Әнвәр һәм Әнәс, кияүләре Илгизәр Кутаранов, киленнәренең абыйсы Нурулла Гиниятуллин барлык материалларны үз хисапларыннан сатып алып, үз куллары белән эшләделәр һәм аны куюны оештырдылар. Манараның эче 6 кв.метр, ә биеклеге 10 метр. Хәзер Олы Кариле авылын "ике манаралы авыл " дип тә...

Манараны Низам абый һәм Галиябану апа Шиһаповларның уллары Әнвәр һәм Әнәс, кияүләре Илгизәр Кутаранов, киленнәренең абыйсы Нурулла Гиниятуллин барлык материалларны үз хисапларыннан сатып алып, үз куллары белән эшләделәр һәм аны куюны оештырдылар.

Манараның эче 6 кв.метр, ә биеклеге 10 метр. Хәзер Олы Кариле авылын "ике манаралы авыл " дип тә атарга мөмкин. Киләчәктә манара зиратка килүчеләр өчен дога кылу урынына әйләнәчәк. Ул түбәтәйләр, намазлык һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителәчәк. Бу эшне башкарып чыгучыларның аяк-куллары сызлаусыз булсын.
Афәрин, егетләр, сездән һәркем үрнәк алырлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев