Сентябрьгә кердек
Көз җитеп һава шартлары үзгәргәч күфатирлы торак йортларда яшәүчеләрне фатирларга җылылык бирү сроклары борчый башлый. Күпчелек очракта бу өлкәдә закон таләпләрен һәм башка норматив- хокукый актларны белмәү нәтиҗәсендә компетентлы органнарга нигезсез шикаятьләр язалар, җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга килеп бәхәсләшәләр. Россия Федерациясендә гамәлдә булган төп норматив хокукый актларның берсе "Күпфатирлы...
Көз җитеп һава шартлары үзгәргәч күфатирлы торак йортларда яшәүчеләрне фатирларга җылылык бирү сроклары борчый башлый. Күпчелек очракта бу өлкәдә закон таләпләрен һәм башка норматив- хокукый актларны белмәү нәтиҗәсендә компетентлы органнарга нигезсез шикаятьләр язалар, җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга килеп бәхәсләшәләр.
Россия Федерациясендә гамәлдә булган төп норматив хокукый актларның берсе "Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналардан файдаланучы һәм милекчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында"гы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 нче карары. Шушы актның гамәлдәге нормалары нигезендә, әгәр һава температурасы 5 көн дәвамында 8 градустан артмый икән йортларга җылылык бирелергә тиеш. Әгәр андый шартлар булмаса җылылык бирүчеләр җылыту сезонын вәкаләтле органнар билгеләгән срокларда башлый һәм тәмамлый. Кагыйдә буларак бу сентябрь ахыры - октябрь башы.
- Әмма торак йортларга җылылык бирү системасының файдалануга әзерлеген дә тикшерергә кирәк.
- Әзерлек эшләре алдарак башлана: якынча җылыту сезоны башланганчы бер ай алдан җылыту системасына су тутырыла. Шулай итеп белгечләр системаның басым белән эшләвен тикшерә, герметикасыз детальләрне ачыклый. Ике атна дәвамында системаның җылынуы тикшерелә.
Үзәкләштерелгән җылылык бирү булмаганда, җылылык бирү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүче күпфатирлы торак йорт милекчеләре уртак милке булган җиһазларны файдаланып җылылык бирә, җылыту сезоны башлану датасы күфатирлы торак йортта бина милекчеләре яки торак йорт милекчеләре карары белән билгеләнә. Әгәр андый карар кабул ителмәгән икән җылыту сезоны үзәкләштерелгән җылыту системасы урнаштырылган йортлардагы кебек үк вәкаләтле органнар билгеләгән срокларда башлана һәм тәмамлана.
-Әмма җылылык бирүчеләргә сораулар җылыту сезоны башлану белән генә тәмамланмый.
-"Җылылык белән тәэмин итү турында"гы 190нчы Федераль закон җылылык бирү хезмәтен көйләүче төп документ булып тора. Ул җылылык энергиясе җитештерү,тәэмин итү, куллану; җылыту системасын булдыру, эшләтү, үстерү белән бәйле килеп чыккан икътисадый мөнәсәбәтләргә хокукый нигезләр билгели, шулай ук җылылык белән тәэмин итүне көләү һәм контрольдә тоту буенча дәүләт власте органнары, шәһәр округларының, җылылык энергиясе кулланучыларның, җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның вәкаләтләрен билгели. Җылылык энергиясе бирүче оешмалар шушы норматив актларны сакларга һәм җылыту сезоны башында шуңа нигезләнеп эшләргә тиешләр.
Җылыту сезоны барышында аварияләр, яисә поставщик яки идарә компанияләре гаебе белән сыйфатсыз хезмәт күрсәтү очраклары булырга мөмкин. Бу очракта хакимиятнең төрле структураларына гражданнардан нигезле шикаятьләр килә. Бу өлкәдә мәсьәләләр уңай һәм вакытында хәл ителсен өчен кулланучылар район прокурорына, торак инспекциясенә, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев