Сак булыгыз, мошенниклар
Социаль челтәрләр, мессенджерлар, банк карталары күзәтү астында.
Кама Тамагы халкы быел мошенникларга 4 миллион сумнан артык акча биргән.
"Кама Тамагы" полиция бүлеге мәгълүматлары буенча, быел безнең районда яшәүчеләрне алдау очраклары узган елның беренче кварталына караганда 6,5 тапкыр күбрәк.
2023 елның беренче кварталында "Кама Тамагы" ПБндә ике җинаять һәм 16 мошенниклык очрагы теркәлгән.
Полиция бүлеге җитәкчесе Айдар Таһиров редакциягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте - район халкына мошенникларның гражданнардан акча алуның нинди яңа очраклары булуын аңлатырга.
Ул телефон аферистлары башта кешенең ышанычын яулый, ә аннары аның акчасын тартып ала, дип билгеләп үтте.
Гадәттә, җинаятьчеләр кешеләр алдауны берничә этапка бүлеп карыйлар. Башта берничә көн аерма белән алар сынау өчен шалтыратулар ясыйлар, кеше турында шәхси мәгълүматны күбрәк ачыклыйлар, аның психотибын билгелиләр. Алар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре булып таныштыра һәм ниндидер тикшерү турында сөйли. Шуннан соң аферистлар үз корбанын түләү мәгълүматлары турында сөйләргә яки кредит алырга күндерәләр.
Мондый хәйләләргә ешрак олы яшьтәге кешеләр һәм 35 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар эләгә, чөнки барыннан да активрак алар сөйләшүгә бара. Шундый корбаннарның берсе - безнең районда яшәүче хатын-кыз, ул миллион сумнан артык кредит алган һәм аларны мошенникларга тапшырган.
Тагын бер мөһим момент: кешеләр нәрсәдер сатып алырга ниятләп, туганнары һәм якыннары белән киңәшләшми. Шулай итеп, районда яшәүче хатын-кыз Казанда вак таш сатып алырга булган, чөнки бәя бик отышлы булып чыккан. Казаннан китертү вак ташның үзеннән дә кыйммәтрәк булачагын ул хәтта уйламаган да. Әгәр туганнары белән киңәшләшкән булса, моның алдау икәнен аңлар иде.
Яшь ир кеше йөк машинасы өчен тәгәрмәчләр сатып алырга булган. Интернеттагы тәкъдим аңа ошый һәм ул шунда ук акчаны күчерә. Кая, кемгә, тәгәрмәчләрне кайдан алып китәргә - бу сораулар аны соңрак, сатучы шалтыратуларга җавап бирми башлагач кызыксындыра.
- Әгәр сезгә мессенджерда хәбәр килгән һәм анда аватарка буларак берәр банкның логотибы тора икән, бу нәкъ менә шушы банк сезгә кредит алырга тәкъдим итә дигәнне аңлатмый – дип киңәш итә Айдар Таһиров. -Аватарканы теләсә кайсы мессенджерга җиңел куярга мөмкин.
Онытмагыз, социаль челтәрләрдә битләрне вату кыен түгел. Аннан мошенниклар сезнең исемегездән яки танышларыгыз исеменнән хәбәрләр җибәрәләр һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, аларга игелекле кешеләр шунда ук җавап бирә.
Социаль челтәрләрдә кеше турында бик күп нәрсәләр белергә мөмкин. Бүгенге көндә явыз ниятлеләр кеше турында барысын да диярлек төрле оешмалардан чыккан шәхси мәгълүматлар таралу яки кулланучының саксызлыгы аркасында беләләр - кеше нинди банклардан файдалана, кайда яши, аның туганнары һәм дуслары кем, кайда вакытны уздыра. Быел кибермошенникларның игътибарында - кешенең якын аралашу даирәсе турындагы мәгълүматлар.
Ничек сакланырга?
Шәхси мәгълүматларны һәм акчаларны саклап калуның берничә ысулы бар:
- Ике факторлы аутентификация куллану;
- Сорауларга җавап бирмәскә һәм телефоннан сөйләшү барышында мошенниклар әйткән шәхси мәгълүматны расламаска;
- Сезнең белән сөйләшү алып баручы хезмәткәрнең контакт мәгълүматларын һәм шалтыратуның максатын төгәлләү, ә шикле шалтырату вакытында трубканы элеп кую һәм шул оешмадан дип үзе белән таныштырган кеше эшләгән җиргә рәсми телефон номеры буенча шалтырату яхшырак;
- Номер билгеләгеч куегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев