Экстремизм һәм террорга каршы тору
Этникара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салучы, толерантлык пропагандалаучы, экстремизмны кисәтүче милли сәясәтне тормышка ашырганда, кайчак традицион булмаган ислам тарафдарларының законсыз гамәлләренә юлыгасың. Башкарма власть органнары һәм хокук саклау органнары халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итеп террорга һәм экстремизмга каршы тору буенча закон рычагларын файдаланып нәтиҗәле чаралар күрә. Бүген без бу хакта район...
Этникара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салучы, толерантлык пропагандалаучы, экстремизмны кисәтүче милли сәясәтне тормышка ашырганда, кайчак традицион булмаган ислам тарафдарларының законсыз гамәлләренә юлыгасың. Башкарма власть органнары һәм хокук саклау органнары халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итеп террорга һәм экстремизмга каршы тору буенча закон рычагларын файдаланып нәтиҗәле чаралар күрә.
Бүген без бу хакта район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров белән сөйләшәбез.
- Милли каршылыклар һәм дини аңлашылмаучанлык белән бәйле проблемалар елдан ел Татарстан өчен дә көнүзәккә әверелә. Соңгы елларда безнең республикада милли, раса һәм дини дошманлык китереп чыгаруга юнәлдерелгән җинаятьләр һәм башка законга каршы күренешләр санының тайпылышсыз арту тенденциясе күзәтелә. Традицион булмаган ислам тарафдарлары йогынтысы көчәя, алар үз карашларын таратуда активлык һәм таләпчәнлек күрсәтәләр. Мөселман җәмгыятьләрендә радикаль дини юнәлеш таралу белән бәйле тискәре тенденцияләр үсеше дә бара.
Экстремистик эшчәнлек һәм террорга каршы тору бүгенге көннең әһәмиятле проблемасы булып тора һәм хокук саклау органнарыннан, хакимият органнарыннан аның теләсә нинди формаларын кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән нәтиҗәле чаралар күрүне таләп итә.
- Фәнис Ринатович, бу юнәлештә нинди чаралар кабул ителә?
- Социаль объектлар, торак сектор, куркыныч объектлар һәм зур транспорт узеллары, кешеләрнең күп җыелган урыннарында террорга каршы сакланыш торышы аерым борчу тудыра.
Соңгы елларда район прокуратурасы төрле чаралар нәтиҗәсендә һәм суд аша районның барлык мәгариф учреждениеләрендә сигнализация төймәсе, видеокүзәтү, сак белән тәэмин итү, биналарны янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китерүгә иреште.
- Сез ни өчен нәкъ менә мәгариф учреждениелә-рендә шушы техник чаралар террорчыга ничек комачаулый ала диярсез?
- 2009 елда мин Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы академиясендә квалификация күтәрүдә булдым. Анда Төньяк Осетиядән килгән прокурор белән таныштым. Барыбыз да Бислан шәһәрендә 1 сентябрь вакыйгасын хәтерли торгандыр.
Әгәр хокук саклау органнарына мәктәпне террорчылар басып алуы турында сигнал вакытында кергән булса, заложникларны азат итү операциясен тиз оештырып, корбаннар алай ук булмас иде, ди ул. Әмма, кызганычка каршы, хәбәр соңарып керә. Бу вакыт эчендә объектны тулысынча миналыйлар, заложникларны бер урынга җыялар, күпләрен үтерәләр, шул исәптән прокурор кызын да. Шуңа күрә, явызлык белән көрәштә барлык чаралар да яхшы. Монда экономияләргә ярамый, чөнки мондый очраклардан соң кайгыга акча белән ярдәм итеп булмый.
- Террорлык һәм экстремизм белән бәйле җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән юнәлешләрнең берсе- чит ил гражданнарының законсыз миграциясен кисәтү. Районга мигрантлар килүне контрольдә тоту өчен нинди чаралар күрелә?
- Легаль булмаган мигрантларны ачыклау чаралары еш кына район прокуроры таләбе нигезендә үткәрелә, аеруча чит ил гражданнары хезмәтен законсыз файдалану предприятиеләрендә. 2013 елда шундый 2 факт ачыкланган, тикшерү нәтиҗәләре буенча бу оешма эш бирүчеләренә район прокуроры административ эш кузгатты һәм аларның һәркайсына 25 мең сум күләмендә штраф салынды. Күрсәтмә нигезендә 6 урындагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Шулай ук район миграция хезмәте район полиция бүлекчәсе белән берлектә махсус рөхсәтсез эшләүче чит ил гражданнарын җавапка тарту чараларын да кабул итте, җавапка тартылучылар 50 кешедән артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев