Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Капремонт

Судан башка яшәп булмый

Ел саен районның зур поселокларында әле тегендә, әле монда су белән проблемалар килеп чыга. Каядыр капиталь ремонт кирәк, каядыр радикаль үзгәрешләр таләп ителә. Районның өч поселогында яшәүче халыкны өзеклексез су белән тәэмин итү планында нәрсәләр эшләнүе турында "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр"ААҖ җитәкчесе Олег Хахалев сөйли. - Сүзне Кама Тамагыннан башлыйм....

Ел саен районның зур поселокларында әле тегендә, әле монда су белән проблемалар килеп чыга. Каядыр капиталь ремонт кирәк, каядыр радикаль үзгәрешләр таләп ителә. Районның өч поселогында яшәүче халыкны өзеклексез су белән тәэмин итү планында нәрсәләр эшләнүе турында "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр"ААҖ җитәкчесе Олег Хахалев сөйли.

- Сүзне Кама Тамагыннан башлыйм. Соңгы вакытта Поле чудес микрорайонында су белән җитди проблемалар килеп чыкты. Җәй айларында су, гомумән, җитешмәде. Без зур чыгымнар тотып көйләнүче насослы электрон станция сатып алдык. Станциянең эшен интернет аша карап торабыз, станциядәге басымны дистанцион көйләргә мөмкин. Бу станцияне куйганнан соң проблема 90 процентка диярлек хәл ителде. Соңрак бирегә гидравликаны көйләү өчен клапан куярга планлаштырабыз. Бу микрорайондагы аскы һәм өске өлешкә суны тигез бүләчәк.

Комаров урамында яшәүчеләр өчен дә су күптәнге проблема. Аеруча, 18, 21, 22 нче йортларда яшәүчеләр сусыз утыра. "Наш дом" идарә компаниясе җирле үзидарә белән берлектә һәм район башлыгы ярдәмендә без өстәмә 23 йорттан 18 йортка кадәр суүткәргеч линиясе салдык. Хәзер барлык йортларда да су бар, басым яхшы, күпкатлы йортларның югары этажларында торучылар да сулы булды. Шул ук микрорайонда "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексын файдалануга тапшырганнан соң 19 нчы йортта су белән өзеклекләр килеп чыкты. Бу проблеманы хәл итү өчен, суэтем башнясында насос алыштырылды һәм трассаны тикшереп чыктык. Анда ике ябык задвижка табылды. Барлык тискәре ньюансларны бетереп, без биредә дә су проблемасын хәл иттек.

Хәзерге вакытта Полевой урамында ремонт эшләре алып барыла, биредә яңа су сыешлыгын файдалануга тапшыру әзерләнә һәм барлык задвижкалар да тикшереләчәк. Сентябрь аенда коммунальчеләр ЦРБ һәм Коммуналь, якын-тирә урамнарга су җибәрүче суэтем башнясын ремонтланачак. Башня да, суүткәрү системасы да искергән. 100 метр суүткәргеч системасын алыштыру, суэтем башнясын автоматка күчерү планлаштырыла.

Куйбышев Затон штпда хәзер "Чиста су" программасы буенча газлаштыру фонды аша үзәк суүткәргеч реконструкцияләнә. 7,3 километр суүткәргеч, 6 километр канализация торбасы, яңа КНС төзелеше һәм экологик чистарту корылмасының икенче чиратын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Финанслау республика бюджетыннан алып барыла. Бүгенге көндә бу эш төгәлләнү стадиясендә.

Поселокта кыш айларында насосның сафтан чыгуы нәтиҗәсендә су белән өзеклекләр килеп чыкты. Яңа насос куйганнан соң проблема бетерелде.

Тенеш штпда йорт хуҗалыкларын яңа суүткәрү системасына күчерү эше дәвам итә.

Гражданнар көче белән 74 йортка су тоташтырылды. Бу эшне сентябрь ахырына төгәлләп, яңа суүткәргечтән файдалана башлаячакбыз.

Судан предприятие зур зыян күрә, шуңа күрә урамдагы колонкаларны тулысынча алырга карар ителде һәм судан файдаланучылар барысы да тулы контрольгә күчереләчәк. Шул уңайдан без берничә тапкыр район үзәгендә яшәүчеләргә су счетчиклары куеп, системага тоташу кирәклеге турында хәбәр иттек. Бу бер еллык кына эш түгел, әмма моның белән генә туктап калмыйбыз. 261 нче Федераль закон нигезендә барлык гражданнар җылылык, су, газ, электрны исәпкә алу приборлары куярга тиеш. Шуңа күрә суны урлау фактлары ачыкланганда җитди штрафлар каралган. Әлеге максатларда магнитка каршы счетчик куйдыру белән техник килешү билгеләдек. Агымдагы елда Кама Тамагында яшәүчеләргә шәхси йортларга су кушуга 68 техник килешү бирелде. 58е тоташтырылды инде, 30нан артыгы коммуналь хезмәтләр көче белән башкарылды, бу исә безгә 100 мең сумлык өстәмә керем бирде. Счетчик куймаска да мөмкин, әмма куйдырмаучыларның исләренә төшерәм: 1 августтан яңа нормативлар гамәлгә керә һәм алар элеккегедән ике тапкырга артыграк. Су сипкән өчен дә сумма сизелерлек арта. Димәк, кулланучыга счетчик куйдырып, суны экономияле файдаланырга гына кирәк. Бары тик шул вакытта гына без чыгымнарны киметеп, алган табышны эчә торган су белән өзеклексез тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче яңа заманча станцияләр һәм җайланмалар куйдыруга тота алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев