Идел таңнары

Кама Тамагы районы

Рус Тат
Җәмгыять

Законны белмәү җаваплылыкны киметми

Сишәмбедә административ комиссиянең чираттагы утырышы булды. Анда өч административ тәртип бозу тикшерелде. Икесе урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозуга кагылса, тагын берсе - тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу. Район халкының исенә төшерәбез: урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозган өчен гражданнар кисәтелә яисә 100-2500 сум, урындагы затлар кисәтелә яки 2000-5000 сум, юридик затлар...

Сишәмбедә административ комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Анда өч административ тәртип бозу тикшерелде. Икесе урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозуга кагылса, тагын берсе - тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу. Район халкының исенә төшерәбез: урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозган өчен гражданнар кисәтелә яисә 100-2500 сум, урындагы затлар кисәтелә яки 2000-5000 сум, юридик затлар кисәтелә яки 5000-100000 сум штрафка тартылды.

Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозган өчен гражданнарга 100-500 сум, урындагы затларга 500-1000 сум, юридик затларга кисәтү ясала яки 5000-10000 сум штраф салына. Күңелсез хәлдә калмас өчен шәхси характердагы белдерүләрне моның өчен билгеләнгән такталарга гына эләргә кирәк. Ә урамда исә җирле үзидарә рөхсәте белән генә сату итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев