Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЗАГС – туганнан алып бакыйлыкка күчкәнгә кадәр

18 декабрьдә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Без алардан 2023 елның безнең районда ничек узганы турында сорадык.

– 2023 ел искәрмә булмады,  50 никах теркәдек, бу берничә ел дәвамында уртача сан, - диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова. - Шуны билгеләп үтәсем килә, быелдан безгә районда яшәүчеләрнең генә түгел, шәһәрләрдә яшәүче гражданнарның да никахларын теркәү мөмкинлеге бирелде. Мәсәлән, быел без Санкт-Петербург, Ижевск, Казан, Түбән Кама, Сургут һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең никахларын теркәдек. Кызганыч, шәһәр гражданнарының никахларын гына түгел, аерылышуларын да теркибез. Шуңа күрә бу күрсәткеч сизелерлек артты (аерылышу турында 38 акт төзелде). 

Шәһәр гражданнары авыл районнарының ЗАГС хезмәтләреннән шәһәрләрдә чиратлар зур булу сәбәпле файдалана. Быел Кама Тамагы ЗАГСында иң кыска вакытлы никах теркәлгән, ул бер елдан да азрак дәвам иткән. Парларның 40 елдан артык бергә яшәгәннән соң аерылышу очраклары да бар.

Бер ел эчендә районда 37 яңа туган бала теркәлгән, аларның 16 сы – малай һәм 21 е – кыз. Моннан тыш, сентябрьдән район халкына яңа туган балаларны теркәү өчен «Суперсервис» та эшли. Аның ярдәмендә баланы ЗАГС бүлегенә бармыйча, дистанцион рәвештә теркәргә мөмкин. Бу хезмәттән инде алты ата-ана файдаланган.

Моннан тыш, ЗАГС бүлегендә аталыкны билгеләү, уллыкка алу, исемне үзгәртү һәм башка хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин. 

– Безнең бүлек хезмәтләреннән кешеләр туганнан алып соңгы көннәренә кадәр файдалана. Гражданлык хәле актларын теркәү – һәр гражданинның тормышындагы мөһим мизгел, - дип сүзен йомгаклады Елена Халикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев