Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз чәчен кисеп, авыру балаларга парик ясарга биргән

14 яшьлек Екатерина Ильина озын чәчен пеләшкә алдырып, яман шеш белән авыручы балаларга парик ясау белән шөгыльләнүче компаниягә җибәргән. Бу турыда «Эфир24» хәбәр итә. Казан кызы АКШтан сигез яшьлек малайның ике ел буена чәчен үстереп, авыру балалар өчен кисеп биргәнен ишеткән. Шуннан соң үзенең бил тиңентен үскән чәчен кисеп бирергә...

14 яшьлек Екатерина Ильина озын чәчен пеләшкә алдырып, яман шеш белән авыручы балаларга парик ясау белән шөгыльләнүче компаниягә җибәргән.

Бу турыда «Эфир24» хәбәр итә.

Казан кызы АКШтан сигез яшьлек малайның ике ел буена чәчен үстереп, авыру балалар өчен кисеп биргәнен ишеткән. Шуннан соң үзенең бил тиңентен үскән чәчен кисеп бирергә карар иткән.

Баштарак сыйныфташлары кызны күреп шок кичергән, соңрак, бу адымның сәбәбен белеп алгач, кыздан беркем дә көлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев