Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Южная Околица» ТИҮ: туган көн белән дә котлыйлар, территорияне дә җыештыралар

«Южная Околица» территориаль-иҗтимагый үзидарә Советы әгъзалары микрорайонда яшәүче өлкәннәрне котладылар.

ТИҮ Советы традиция буенча ел дәвамында «Южная Околица» территориаль-иҗтимагый үзидарә территориясендә яшәүче мөхтәрәм яшькә җиткән  өлкәннәрне тәбрикли. Бу традицияне  «Южная Околица» ТИҮне төзегән һәм аның беренче рәисе булган Юрий Ильин булдырды, ул 80 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне туган көннәре белән котларга тәкъдим итте. 
Бу айда ТИҮ Советы әгъзалары   рәис Татьяна Мозаффарова җитәкчелегендә микрорайонда яшәүчеләр – 84 яшен билгеләп үтүче Мария Маркина һәм 92 яшен тутырган Җәмилә Байдәүләтовада кунакта булдылар.  Алар озын һәм катлаулы гомер юлы үткән, авырлыкларны тырышлык һәм киләчәккә өмет белән җиңгәннәр, тормышны яратучан һәм көр күңелле булулары белән алар авылдашлары өчен үрнәк булып торалар. ТИҮлеләр әлеге ханымнарны туган көннәре белән котладылар, сәламәтлек һәм иминлек теләп, аларга бүләкләр тапшырдылар. ТИҮ Советы әгъзалары һәм Южная Околицада яшәүчеләр үзләре яшәгән микрорайон территориясен төзекләндерү турында да онытмыйлар. Парктагы һәм спорт мәйданчыгындагы үләнне чабу буенча өмә үткәргәннәр. Шулай ук «Южная Околица» ТИҮ территориясендә яшәүчеләр үзләренең йорт яны участокларын да тәртиптә тоталар, ә ТИҮ Советы традиция буенча төзекләндерү буенча бәйге оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев