Җыр авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә
Олы Салтыктан Нияз Вафинны мин ун елдан артык элек Олы Салтык мәктәбендә узган «Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу этабында хәтерләп калган идем.
Ачык йөзле чибәр малай, матур итеп елмаеп, дәртле җыр башкарды, шуның белән жюрины үзенә җәлеп итте һәм район этабының финалына үтте.
Тора-бара Нияз мәктәпне тәмамлаган, армиядә диңгез флотының яр буе частьларында хезмәт иткән, ә 2022 елның сентябрендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән һәм, өйрәнүләр узгач, ЛНРда урнашкан хәрби частька җибәрелгән.
Ике ел эчендә ул ике тапкыр ялда булган. Бу юлы хәтта 2025 елны да өйдә каршылаган, ә 6 гыйнварда янә үз частена киткән.
Яшьтәшләренең «Ничек анда сугышта?» дигән соравына ул: «Беләсегез килсә, хәрби операциягә барыгыз, барысын да үзегез белерсез», - дип җавап бирә. Сугыш турында сөйләргә яратмый. Нияз батальон командиры машинасын йөртә, шуңа күрә алгы сызыкта еш була һәм фронттагы авырлыкларның нәрсә икәнен яхшы белә. Ләкин ул, бернигә дә карамастан, элеккечә, җырларга ярата һәм фронт тормышыннан видеолар төшереп җибәрә, шул рәвешле, якыннарын һәм полкташларын сөендерә – ә фронтта һәр уңай мизгел кадерле.
Нияз берничә тапкыр хәрби бүләкләр белән билгеләнгән, әмма кулына әлегә бер генә бүләген алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев