Җылыту сезоны якынлаша
Узган җомгада Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында көзге-кышкы җылыту сезонына әзерлек мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә үткәрелде. Муниципаль берәмлекләр адресына паспортлар әзерлеге мәсьәләсе буенча дәгъвалар күп әйтелде: районнар теге яки бу күпфатирлы йортка паспортлар биргәндә йортларны кышка, күп санлы җитешсезлекләре булса да, әзер дип саный. Безнең районда 23 июльгә...
Узган җомгада Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында көзге-кышкы җылыту сезонына әзерлек мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмә үткәрелде.
Муниципаль берәмлекләр адресына паспортлар әзерлеге мәсьәләсе буенча дәгъвалар күп әйтелде: районнар теге яки бу күпфатирлы йортка паспортлар биргәндә йортларны кышка, күп санлы җитешсезлекләре булса да, әзер дип саный. Безнең районда 23 июльгә күпфатирлы йортларның 43 проценты җылыту сезонына, коммуналь хуҗалыкның 61 проценты кышкы чорда эшләүгә әзер. Социаль билгеләнештәге объектлар 100 процент әзер булган муниципаль районнар арасында безнең район да билгеләп үтелде.
Киңәшмәдә температура түбән булганда халыкның тормышын тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга зур иътибар бирелде. Җылыту сезонына әзерлек вакытына барлык муниципаль берәмлекләрдә авария- торгызу системасы әзерлеге тикшереләчәк, Гадәттән тыш министрлык линиясе буенча өйрәнү күнегүләре үткәреләчәк. Муниципаль берәмлекләрдә җылыту сезонына котельнялар әзерлегенең түбән проценты да республиканың кайбер районнарының эшләрне башкару графигыннан артта калуы сәбәбен ачыклау темасы булды. Бүгенге көндә Кама Тамагы һәм Куйбышев Затонда котельнялар 50 процентка әзер. Район поселокларында су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләренең әзерлеге 85 процент тәшкил итә.
Чыгыш ясаучыларның күбесе билгеләп үткәнчә, узган кышның күңелсез тәҗрибәсе шуны күрсәтә: кышкы җылыту сезонына 100 процент әзер булу турында хәбәр итүче кайбер районнар җылыту, су белән тәэмин итү челтәрләре авариясенә, җылылыкны күпләп югалтуга һәм башка проблемаларга юлыкты. Әзерлекнең кәгазьдә түгел, эштә булуы- бәла-казасыз җылы кышка өмет тудыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев