Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшәтәсе иде авылны

Районда күркәм традициягә кереп баручы авыл көне узган шимбәдә Сатлыганда да булды. Көне дә сайлап алган кебек, бик матур иде. Биредәге табигатьнең гүзәллеген әйтеп бетерә торган гына түгел, башка җирдә юктыр ул андый сихри почмак. Бу сүзләрне читтән кайтучылардан, әле һаман да сокланып туя алмаган авылның үз кешеләреннән дә ишеттем....

Районда күркәм традициягә кереп баручы авыл көне узган шимбәдә Сатлыганда да булды.

Көне дә сайлап алган кебек, бик матур иде. Биредәге табигатьнең гүзәллеген әйтеп бетерә торган гына түгел, башка җирдә юктыр ул андый сихри почмак. Бу сүзләрне читтән кайтучылардан, әле һаман да сокланып туя алмаган авылның үз кешеләреннән дә ишеттем. Бәйрәм буласы урын күптән әзер, авыл кунаклар көткәне "басу капкасы"ннан ук билгеле: юл кырыйлары, урам, тыкрык буйлары, чүп үләннәрдән чистартылган. Авылның аргы башыннан агылган музыка тавышы үзенә чакыра. Аллы-гөлле флагчыклар белән зур итеп әйләндереп алынган мәйдан уртасына корылган чатырда мөхтәрәм кунаклар, авыл ветераннары, читтәрәк зур казанда пылау пешә, җиз самовар кайнап утыра, озын өстәлдә кайнар коймак, тәм-том... кил, сыйлан, авыз ит. Кочаклашып күрешүләр, хәл-әхвәл сорашулар. Кереш сүз белән тантананы үзебезнең авыл кызы район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина ачкач, шушы җирлекнең имам-хатыйбы Яһүд хәзрәт изге догалары белән үз фатихасын бирде. Уразлы авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин үз чыгышында җыелган кунакларны, авыл халкын бәйрәм белән котлады, әлеге чараны оештыруда башлап йөрүчеләргә, матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен җиткерде. МР башлыгы ярдәмчесе Илһам Гыймадиев район башлыгы исеменнән котлап, тузан суырткыч тапшырды. Көн программасы бердәм уйланып, киңәшләшеп әзерләнгән, һәркем игътибарга алынгандыр. Авылның өлкән кешеләреннән алып элеккеге хезмәт ветераннары, хәзер дә әле авыл тормышында актив катнашучылар мәйдан уртасына чакырылды. Бүләкләр дә саллы гына. Моннан тыш, һәр номинация өчен аерым концерт номерлары башкарылды. РДКдан килгән үзешчәннәр, кунаклар авылның карты-яше дә катнашкан чыгышларны халык җылы каршы алды. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә мавыктыргыч оештырылган уеннарда актив катнаштылар, көч-куәт өстәп торучы теләктәшләр дә күп булды. Авыл көннәре үткәрү кемнеңдер үзен күрсәтү өчен, мактану, ниндидер файда алу өчен түгел, ә бәлки бу гамәлләрнең нигезе - халыкны рухи берләштерү, авыл кешесенә игътибар юнәлтү. - Җыелышып авыл бәйрәмнәре үткәрү әллә кайчан кирәк булган һәм дәвам итсен иде,- диде җирлекнең ветераннар советы рәисе Гөлчирә Моталлапова. - Әби-бабайларны искә алу, әти-әни йортына, туган нигезгә кунак булып кайту, авылдашлар белән очрашу мизгелләре буыннар чылбырын барлый, күңелләрне хисләндерә, уйландыра, яшәү яме, яшәү мәгънәсе бирә. Рәфыйка Хәйруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев