Яңа елда ничек бәйрәм итәчәгебез билгеле булды
Россия Хөкүмәте 2016 елдагы ялларга ачыклык кертте. Шулай итеп, Россия халкы 2016 елда Яңа ел бәйрәме уңаеннан 10 көн рәттән - 1 -10 гыйнварда ял итәчәк. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, февральдә 21, 22, 23 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе) ял көннәре булачак. Халыкара хатын-кызлар көнендә дүрт көн - 5-8 мартта (шимбәдән алып...
Россия Хөкүмәте 2016 елдагы ялларга ачыклык кертте. Шулай итеп, Россия халкы 2016 елда Яңа ел бәйрәме уңаеннан 10 көн рәттән - 1 -10 гыйнварда ял итәчәк.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, февральдә 21, 22, 23 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе) ял көннәре булачак. Халыкара хатын-кызлар көнендә дүрт көн - 5-8 мартта (шимбәдән алып сишәмбегә кадәр) ял итәчәкбез. Май аенда 1,2,3 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе), шулай ук 7,8, 9 (шимбә, якшәмбе, дүшәмбе) - бәйрәм яллары. Россия халкын 11-13 июньдә (шимбә, якшәмбе, дүшәмбе) һәм җомга - 4 ноябрьдә, ял көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев