Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хыялыңны рәсемгә төшер

Кама Тамагында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды, анда балаларга иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.

Чара Туфан Миңнуллин исемендәге паркта узды. Анда укучылар һәм аларның ата-аналары, иганәчеләр һәм акциядә катнашкан учреждение һәм оешма җитәкчеләре җыелды.

Укучыларны уку елы башлану белән МР башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева котладылар. Алар беренче сыйныф укучыларына уңышлар һәм белемгә омтылыш теләделәр.

– Бүген сез бу букчаларны ачарсыз һәм аларда уку өчен бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр табарсыз. Мөгаен, нәрсәдер ясарга теләрсез. Хыялыгызны ачык төсләр белән ясагыз, - диде балаларга Елена Александровна.

Беренче сыйныф укучыларына бу көнне канцелярия кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына да канцелярия җыелмалары бирелде.

Предприятие һәм учреждение җитәкчеләре хезмәт коллективлары әзерләгән букчаларны шәхсән үзләре тапшырдылар. Алар арасында «Гипс компаниясе» ҖЧҖ, «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ, РУЭС, РСФ, «Богородский рай» КЦСОН, «Бердәм Россия» партиясе бүлекчәсенең башкарма комитеты, полиция бүлекчәләре һәм башкалар бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев